+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 февраль 2021, 17:30

«Мәдәният волонтерлары» кемнәр була?

Кичә Уфада Башкортстанның Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Башкортстанда Волонтерлык үзәкләре ассоциациясенең «Мәдәният волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк координаторы Лира Волкова чыгыш ясады.

Кичә Уфада Башкортстанның Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Башкортстанда Волонтерлык үзәкләре ассоциациясенең «Мәдәният волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк координаторы Лира Волкова чыгыш ясады.

Ул «Мәдәният волонтерлары» программасы һәм республикада волонтерлар хәрәкәте эшчәнлеге турында сөйләде.

Март аенда Арт-корылтай кысаларында Башкортстан волонтерлары өчен «Terra Bashkiria-мәдәни иреклелек территориясе» форумы узачак. Чаралар мәдәният волонтерлары, мәдәни үзәкләре җитәкчеләре, Башкортстанда Волонтерлык үзәкләре ассоциациясенең «Мәдәният волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтенең урындагы бүлекчәләре җитәкчеләре өчен офлайн-рәвештә узачак. Шул ук вакытта аннан туры трансляция алып барылачак, аңа мәдәният волонтерлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм бу юнәлеш кызыксындырган һәркем кушыла алачак. Катнашучылар анда тәҗрибә уртаклашачак, мәдәният өлкәсендә волонтерлык үсеше һәм хезмәттәшлекнең яңа уртак форматлары турында фикер алышачак.

Бу елның иң көтелгән вакыйгасы - Бөтендөнья фольклориадасы. Анда мәдәният волонтерлары тәрҗемәчеләр, навигаторлар, чаралар үткәргәндә ярдәмчеләр буларак актив җәлеп ителәчәк.

Быел беренче тапкыр "Мирас волонтерлары мәктәбе"н үткәрергә планлаштырганнар. Бу проект агымдагы елның җәендә Бөтенрусия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе белән берлектә оештырылачак. "Мирас волонтерлары мәктәбе" - мәдәни мирас темасына лекцияләр, мәдәни мирас объектларында реставрация нигезләре буенча осталык дәресләре һәм практика үтү ул.

Ел 12 көнлек халыкара волонтерлар лагере белән тәмамланачак, ул беренче тапкыр Уфада офлайн узачак. Анда башка илләр һәм аларның мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге булачак. Халыкара волонтерлар лагере - 2-3 атна дәвам итә һәм дөньяның теләсә кайсы илендә диярлек уза торган социаль проект. Русиядә ул узган елда Мәскәүдә онлайн-форматта узды.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: