-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 февраль 2021, 12:35

Муса Гәрәевка багышланган җыр презентациясе узды

Уфа шагыйрәсе ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка багышлап җыр язган.

Уфа шагыйрәсе ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка багышлап җыр язган.

Уфада ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка багышланган җыр презентациясе булды. Җырның авторы - Уфа шагыйрәсе, балалар өчен күпсанлы китаплар авторы Рәшидә Бик. Аны Уфа сәнгать училищесы укучысы Александр Одинцов Башкортстан Язучылар берлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсендә беренче тапкыр яңгыратты. Әйткәндәй, киләсе елда Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулачак.

«Без ата-бабалар батырлыгына тугры!" - Рәшидә Бик үзенең соңгы елларда иҗат иткән дистәләрчә җыр композициясен үз эченә алган музыкаль иҗат программасын әнә шулай дип атаган. Гражданлык, ватанпәрвәрлек юнәлеше — шагыйрә һәм үзешчән композитор иҗатының үзенчәлекле чагылышы.

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәеевка багышлап язылган тагын бер җыр бар. Ул - Геройның авылдашы Рәшит Фазлыев сүзләренә композитор Мөдәрис Морзаханов язган җыр .

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: