+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 февраль 2021, 11:05

Зәйнәп тагын нишләгән?

Инстаграм дуслары тагын Зәйнәпне сүгә.

Инстаграм дуслары тагын Зәйнәпне сүгә.

Җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова 23 февральдә Инстаграмына бер кечкенә генә видео элгән. Анда ул ниндидер дәртле көйгә утырган килеш кенә биеп утыра һәм егетләрне бәйрәм белән котлый.

Шуннан башланган инде! "Үзгәрдегез, яшьләргә охшарга тырышасыз, килешми, эчкәнсез бугай..." һәм шундый сүзләр. Иң гаҗәпләндергәне - җырчы шуларның һәрберсенә диярлек җавап биреп, акланып яза.

"Ууужас! Капкан бугай ул! Әллә берәрсе юри мыскыл итеп төшерәме? Бу коронавирус нинди хәлгә җиткерде артистларыбызны! Тыйнаклыкка ни җитә!" дигән берсе. Икенчесе, Зәйнәпкә нишләсә дә килешә, дигән.

"Карап торырга да күңелсез. Эчкән хатын кебек кылана...", "Бер дә килешми болай, малайларыгыз да зур бит", дигән комментарийларга каршылар: "Бик матур кылана. Яшь булып кала белә", "Аның матурлыгына чыдашалмыйлар", дигән язмалар калдырган. Кыскасы, Зәйнәп яклылар күбрәк.

Чыннан да, бу видеода бер начарлык та юк. Шәхсән мин матур котлаудан гайре берни күрмәдем.

Фото: zumfap.ru


Читайте нас