+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 февраль 2021, 11:10

Шагыйрь һәм журналист Рим Идиятулинның тууына 81 ел

Бүген шагыйрь, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рим Идиятуллинның тууына 81 ел.

Бүген шагыйрь, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рим Идиятуллинның тууына 81 ел.

Рим Идиятуллин 1940 елда Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында туган.
Әтисе Зиннәтулла Еникеев сугышка кадәр Кушнаренко районы мәктәпләрендә укыта. 1941 елда фронтка китеп, сугышның беренче елында ук хәбәрсез югала.
Дүрт бала белән тол калган әнисе Җәмилә, колхозда көн-төн эшләп, сабыйларын аякка бастырырга тырыша. Төпчек улы Рим, күрше Илек авылына җәяү йөреп, 7 еллык мәктәп тәмамлый, Уфага килә һәм 15нче татар мәктәбенә (элекке “Галия” мәдрәсәсе) укырга керә. Аны тәмамлагач, заводта дүрт ел слесарь булып эшли. Китап укырга әвәс малай мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый. Уфага күчкәч, аларны төрле басмаларга җибәрә.
Заводта эшләгәндә “Кызыл таң” редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөреп, иҗади чыныгу ала. Түгәрәк җитәкчесе Әнгам Атнабаев, шул елларда аңа фатыйхасын биреп, бер шәлкем шигырьләре “Кызыл таң”да дөнья күрә.
Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегендә укый, 1965 елда “Кызыл таң” гәзитенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына.
1987-92 елларда “Һәнәк” журналында эшли. Аннары кабат “Кызыл таң”га кайтып, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкарып, 2000 елда лаеклы ялга чыга.
Рим Идиятуллинның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан гәзит-журналларында чыгып килде. Ул - татар һәм башкорт телләрендә чыккан биш китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас