+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 февраль 2021, 06:35

Саташу түгелме соң бу?

Уфа рэперы Моргенштерн катнашында «Альфа-Банк» рекламасында кайбер хокук бозулар ачыкланды. Русиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте аларга карата «Клип өчен10 лям» реклама ролигы аркасында эш кузгаткан.

Уфа рэперы Моргенштерн катнашында «Альфа-Банк» рекламасында кайбер хокук бозулар ачыкланды. Русиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте аларга карата «Клип өчен10 лям» реклама ролигы аркасында эш кузгаткан.

Федераль антимонополия хезмәте белгечләре экспертизадан соң Алишер Моргенштерн балигъ булмаганнарга ата-аналардан яки өлкән дусларыннан банк картасын рәсмиләштерергә сорарга киңәш итүен ачыклаган, дип хәбәр итә ТАСС.

"Реклама турында"гы Федераль законның 6 мәддәсендәге 2 пункты нигезендә, балигъ булмаганнарның ышанычы һәм реклама тәҗрибәсеннән үз файдасына кулланудан саклау максатларында, балигъ булмаганнарны ата-аналарын яки башка затларны рекламалана торган товар сатып алырга күндерүгә этәрү рөхсәт ителми», - ди хезмәт материалларында.

Банк вәкилләре гаепләү белән килешмәгән һәм басмага «Реклама турында»гы законны бозган очракта, монополиягә каршы федераль хезмәт карарына гадәти тәртиптә дәгъва белдерәчәкләрен җиткергән. Эшне карау 25 мартка билгеләнгән.

Алишер турында сүз куера башлаган бер чорда музыка дөньясындагы яңалыклардан хәбәрдәр берәүдән "Кем соң бу егет?" - дип сораган идем, "Такмак әйтә ул, яшьләр тыңлый", - диде. Минем тирәдәге бер яшь кеше дә аны тыңламаганын белгәч, йөрәккә җылы йөгерде....


Фото: Стоп-кадр видео
Читайте нас