+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәрьям Солтанова кабызган учак

Русиядә беренче мөселман хатын-кызлары оешмасын Уфада татар кызы оештыра.

Русиядә беренче мөселман хатын-кызлары оешмасын Уфада татар кызы оештыра.

Кем ул Уфада яшәгән йортына истәлек тактасы куелган һәм Башкортстан мөсел­маннары Диния нәзарәте каршындагы мәдрәсә-колледж аның исемен йөрткән Мәрьям Тимербулат кызы Акчурина-Солтанова? Тарихка керәчәк ханым Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Тимербулат Акчурин гаиләсендә 1859 елда дөньяга килә. Тимербулат Курамша улы Сембер губернасындагы билгеле сәүдәгәр-малтабарлар нәселеннән була. 1891 елда мираска алган тукыма фабрикасында Гурьевский (Карсунь өязе) һәм Самайкино (Сызрань өязе) нигезендә Акчуриннарның Иске Тимошкино сукно мануфактурасы ширкәтен төзи. Ширкәт Мәскәү — Казан тимер юлына якын урнаша. Шунда ук “Тимербулат Акчуринның сәүдә-сәнәгать ширкәте”н оештыра. Ширкәт Русия армиясен тукыма белән тәэмин итүче иң зур сәнәгать-сәүдә оешмасы була. Аның икенче “Самайка” дип аталган сәнәгать предприятиесе елына ярты миллион аршиннан артык тукыма җитештерә.

Акчуриннар XIX гасырның икенче яртысында һәм XX гасыр башында Сембер губернасында һәм Идел буенда билгеле сәүдәгәрләр һәм фабрикантлардан санала. Алар башка хәлле кешеләр белән бергә мәктәп-мәдрәсәләр төзи, менә дигән мәчетләр сала, дин йортларына матди ярдәм күрсәтә­. Сә­ләтле балаларның Сембер, Троицк, Уфа, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырымда һәм чит илдә белем алуын тәэмин итәләр.
Мәрьям Казандагы хатын-кызлар гимназиясен тәмамлый. Ул вакыттагы күп кенә белемле һәм бай гаиләдә үскән туташлар кебек гомерен балалар тәрбия­ләүгә багышларга хыяллана. Ул әлеге изге теләген тулысынча тормышка ашыра.
Тимербулат Акчурин кызы Мәрьямгә Новомостовая урамындагы 1нче, 10нчы һәм 33нче йортларны бирнәлеккә бүләк иткән була. Балачактан килгән изге теләген тормышка ашыруга бу өч йортның булуы татар кызына нык ярдәм итә.
Мәрьям 1886 елда Арслангали Мөхәммәдъяр улы Солтановка кияүгә чыга. (1862-1908). Ул Ырынбур магометан руханилар җыелышы мөфтиенең улы була, Ырынбурдагы Неплюев кадетлар корпусын, 1894 елда Санкт-Петербургтагы Константинов хәрби училищесын тәмамлый. Уфа шәһәр думасына, 1905 елда Стәрлетамак өязе дворянлыгы әйдәүчесе итеп сайлана. “Мактаулы җә­мәгать казые” исеменә лаек була. Хатыны Мәрьям белән бергә хәйрия эшчәнлеге алып баралар.
Мәрьям ире белән төзелүче “Галия” мәдрәсәсенә шактый зур суммада акча бирәләр. Ул төзелеп беткәч тә аны җиһаз­ландыруда һәм арытаба тө­зекләндерүдә даими ярдәм күрсәтеп торалар. Укуда яхшы өлгереш күрсәтүчеләргә махсус стипендия билгелиләр, аз керемле, ярлы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтәләр. 1913 елда Солтановлар гаиләсе ятимә кыз балалар өчен түләүсез мәктәп-приют ача, анда тәрбия­ләнү­челәрне махсус чакырылган мөселман кызлары укыта. Укыту дөньяви һәм дини фәннәр буенча алып барыла. Мәктәп 1917 елга кадәр эшли.
Ире вафат булганнан соң, 1908 елда Мәрьям Солтанова үзенең әтисе туй бүләге итеп биргән Спасская урамындагы 1нче йортта (хәзер — Новомостовая урамы) ятимә кызлар өчен приют ача. Бер катлы йортта уннан артык бүлмә исәпләнә. Кызларны укыту, йоклату, ашату, шулай ук, тегәргә һәм бәйләргә өйрәтү өчен аерым бүлмәләр була. Бу вакытка ишегалдында тагын бер кирпечтән салынган ике катлы йорт пәйда була. Ишектән өстә йортны “М” һәм “С” хәрефләре бизи.
Милләттәшебез Мәрьям Тимербулат кызын изге күңелле һәм игелекле бул­ганы өчен ихтирам итәләр.
Революциягә кадәрге Ру­сиядә хәлле һәм алдынгы карашлы кешеләр өчен хәйрия ярдәме күрсәтү гадәти күренеш була. Андый милләтпәрвәрләр халык мәнфәгатен яклый һәм аның рухи үсешенә битараф булмый. Уфада һәм Уфа губернасында аерым матди дәрәҗәгә ирешкән сәүдәгәрләр, малтабарлар, сәнәгатьчеләр һәм эшкуарларның үз исәбенә мәчет, мәктәп, дәваханә, приют, китап­ханәләр төзүе, китап, гәзит-журналлар нәшер итүе билгеле. Бу очракта бертуган Хөсәеновлар, Рәмиевлар, Апанаевлар, Кә­римовлар, Акчуриннар, Солтановлар, Базилевский, Чижовлар, Демидовлар, Аксаковлар, Видинеевлар һәм Поповлар исемен атап үтәргә кирәк.
XIX гасыр азагына Спасская урамы (хәзерге Новомостовая) Уфаның иң матур урыннарыннан берсе була. Урамның үзендә дә аның белән чиктәш Воскресенская (хәзерге Тукай урамы), Большая Ильинская (хәзерге Зәки Вәлиди урамы), Пушкин урамнары иртә яздан соңгы көзгә кадәр яшеллек эчендә утыра, бакчаларда акация чәчәк ата. Тукай урамында революциягә кадәр салынган ике катлы җыйнак кына бер кирпеч йорт тора. Кайчандыр ул мөселман хатын-кызлары комитеты рәисе Мәрьям Солтанованыкы була. Мәрьям Солтанова яшәгән Тукай урамындагы 33нче йорт архитектура һәйкәле булып саклана.
Мәрьям Солтанова 1928 елда Мәскәүдә вафат була.

Зәрия Хәсәнова,
Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
(Мәкаләне әзерләгәндә Интернеттагы ачык мәгълүмат файдаланылды).
Читайте нас