Күренекле автор-башкаручы һәм радио-телевидение журналисты Зифа Нагаеваның юбилее уңаеннан.
Туксанынчы еллар уртасында татар һәм башкорт җыр сәнгатенә кыю, ышанычлы килеп керде ул. Сүзләрен дә, көен дә үзе язып, үзе үк башкарып. Ә аңарчы район һәм шәһәр мәктәпләрендә, мәдәният учакларында балаларга, яшьләргә музыкаль белем бирүдә, үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештыруда ялкынланып эшләде. Арытаба аның сәләте яңа яктан ачылды: “Шәрык”, “Радио-2”, “Юлдаш”радиоканалларының, хезмәт эшчәнлеген тәмамларга җыенганда — “Туган тел” телеканалының алып баручысы буларак.
Зифа Нагаевага 2003 елда – “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме, 2006 елда – Авыргазы районының Галимҗан Ибраһимов исемендәге премиясе, 2011 елда “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелде. Ә инде 2020 елның октябрендә республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров аңа “Башкортстанның халык артисты” исеменең таныклыгын тапшырды.
Авыргазы районы үзәге Толбазыдан 5-8 чакрым көнчыгышта урнашкан һәм аларны нигезләгән сотник Итекәй Дәүләтов исеме кушылган ике авылның... биш атамасы бар. Иске Итекәйне аның барлыкка килүенә йогынты ясаган Гомәр Исламгулов хөрмәтенә “Гомәр” дип тә йөртәләр. 1956 ел язының беренче көнендә Зифа исемле сабый шушында дөньяга аваз салган. Еллар үткәч, тәүге җырларының берсен, туган авылына багышлап, “Гомәремнең күлләре” дип атаган. Ә инде Яңа Итекәйнең бер өлеше — Яңа Юлдаш, икенчесе — Дүрттояк.
Яңа Юлдаш кызы Зәйтүнә һәм Толбазы егете Вәли Ягафәровлар гаиләсендә бер генә яшь аермасы белән туган Зифа һәм Зыяга әтиләре исән килеш әтисез үсү язмышы туры килә. Зифа ханым искә ала: “Әнием киендергән ак алъяпкычлы, ак бантиклы кызны — мине әтием мәктәпкә беренче сыйныфка алып килгәч: “Кызым, яхшы укы”, — дигән сүзләре генә хәтердә калды. Китерде дә каршы алырга килмәде, башкача күрешеп сөйләшү насыйп булмады. Мин аңа ачу сакламадым, нихәл итәсең, безне дөньяга китергән әти бит. Кызганыч, гомере кыска булган”.
Дөрес, кызы байтак тормыш юлы үтеп, “кеше булгач”, җырлары радио-телевидениедән яңгырап, исеме таныла башлагач, әти кеше бу җырларны тыңлап, үкенүеннән елап та, горурланып та кызы белән очрашырга бик теләгән, диләр.
Туган җирен, халкын, газиз әти-әнисен чиксез яратканнар гына башкалар күңеленә дәрт, илһам өсти алырлык иҗатка һәм сәләткә ия буладыр. Гомер бүләк итеп, күкрәк сөтен имезеп үстереп кенә калмыйча, дүрт ел буе үз баласының беренче укытучысы да булган Зәйтүнә Муса кызына рәхмәте әйтеп бетергесез Зифаның. Үзе дә сәхнәдә чыгыш ясаган, мандолинада уйнаган укытучы Зәйтүнә апа алты яшьлек кызына гармун сатып алып, Стәрлетамактагы җизнәсенә өйрәнергә илтеп куя. Беренче тапкыр сәхнәгә чыккан Зифаны урындыкка утыртып, гармунны кулына тоттыралар. Уйнап бетергәч, гармун артыннан үзе дә күренмәгән баланың тәүдә гармунын чыгып алалар, аннары үзе урындыктан төшә. Менә шунда, алкышларга күмелгән кечкенә залда, Зифа кешеләргә моң өләшүнең җанга никадәр рәхәт икәнлеген аңлагандыр, мөгаен.
Үз авылларында башлангыч белем алгач, Зифа ике чакрымдагы Яңа Юлдаш сигезьеллык мәктәбенә йөри. Кышларын кар-буран ерып ат юлыннан казлар кебек тезелешеп баралар. Өшемим дип шәбәя торгач, аркалар тирләп чыга. Алда авыл утлары күренә башлагач, кәефләр күтәрелә, телләр ачыла.
Яңа Юлдашта якын ике кешесе белем бирә аңа. Әнисенең бертуган абыйсы Яхъя Ягафәров. Авыр сугыш юллары үтеп, 35 ел мәктәп директоры булып эшләгән, шактый өлкән яшькә җиткәндә дә дөньяга мәхәббәтле күзләре белән карап, шигырьләр язган, калын гына дүрт шигъри җыентык чыгарган Яхъя абый да аны иҗатка дәртләндереп, киңәшләрен биреп тора. Җыр-моңга, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләгән, авыр чакларында киңәш биргән якын кешеләренең икенчесе — Яхъя абыйсының хатыны Шәфыйга Сираҗетдин кызы Исмәгыйлева. Яңа Юлдашта гомер буе татар теле һәм әдәбияты укыткан, пенсиягә чыкканнан соң республикабыздагы татар матбугатында матур эчтәлекле хикәяләре белән укучылар күңелен яулаган, “Китап” нәшриятында “Язмыш учаклары” дигән җыентык чыгарган талантлы зат. Әсәрләрне балалар йөрәгенә сеңдерерлек итеп өйрәткән Шәфыйга апаны Зифа зур хөрмәт белән телгә ала. Мәктәптән кайткач, ул да, көзге каршысына басып, шигырьләрне, хикәяләрне Шәфыйга апасы кебек рольгә кереп укырга өйрәнүе, шигырьләр яза башлавы турында сөйли.
Булачак иҗатчының күңелендә бу мәктәптә тагын ике күркәм шәхес онытылмаслык эз калдырган. Җәүдәт абый Идрисов — математика укытучысы. Аның хәләл җефете Бикә апа урыс теле һәм әдәбиятыннан укыткан. (Алар — Авыргазы районы хакимиятенең әлеге башлыгы Зөфәр Идрисовның әти-әниләре).
Туган төягендәге шушы ике мәктәптә сигез елда барлык фәннәрдән дә тирән белем бирелгәнлегенә, яшь буынны олы тормыш юлына чыгарганлыгына әле дә торып-торып соклана Зифа Вәли кызы.
Аның театр, җыр, музыка турындагы хыялын әнисе дә, Шәфыйга апасы белән Яхъя абыйсы да хупламыйлар. “Безнең кебек укытучы бул, игелекле һөнәр, үкенмәссең”, — диләр. Сигезенчедән соң Зифа Уфадагы 2нче музыка-педагогия училищесына укырга керә. Монда үсмерләрне, укытучы һөнәренә өйрәтүдән тыш, сәнгать кешесе итеп тә тәрбиялиләр. Мәсәлән, виртуоз кубызчы Роберт Заһретдинов күңелләрне музыкага ныграк җәлеп итә торган иде.
Зифа, училищены “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлап, район үзәгенә эшкә кайта, шундагы 1нче урта мәктәптә музыка укыта. Балалар ачык йөзле, эчкерсез яшь педагогны үз итә. Укыту эше белән бергә үзешчән сәнгать аны үзеннән-үзе бөтереп алып кереп китә. Район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләреннән ул туплаган вокаль коллективлар күп тапкырлар Уфа телевидениесе аша чыгыш ясый һәм республика күләмендә конкурсларда бүләкләр яулый. Сәнгать бәйгеләренә ул әзерләгән чыгышларны Уфадан килгән Фәйзи Гаскәров, Бәхти Гайсин кебек мәшһүр шәхесләр күреп, югары бәяләп, хөкүмәт концертларына чакыралар. Авыргазы татар халык театры сәхнәсендә байтак төп рольләр башкарып, якташлары ихтирамын яулый, “Театр язы” республика фестивальләрендә әллә ничә ел рәттән лауреат була.
Авыргазыда үзешчән сәнгатьне тирә-якта үрнәкле итүдә бергә көч салган Фәнзил Әсәнов, Зифнүн Клявлин, Афәрим Акчурин, Гөлнара Габидуллина, Тамара Якупова, Миңнерахман Галиев, Тәлгать Кәримов, Гаяз Газиев кебек сәхнәдәләшләрен Зифа һәрчак олы хөрмәт белән телгә ала, исәннәре белән очрашып, күрешеп тора.
1977 елда Зифа Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткан инженер, районның Исмәгыйль авылы егете Илдар Нагаевка кияүгә чыга. Уллары Эльвир, кызлары Светлана туа, алар шунда аякка баса, белем ала. Илдар югары вазыйфалар башкара.
Күңелендә якты хисләр ташып торган талантлы укытучы балалары бәләкәй чагында да сәхнәдән читләшми. Укучылар, музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, ясле-бакчага йөрүчеләр белән ул оештырган бәйрәмнәр, кичәләр, концертлар район үзәге халкы күңеленә хуш килә, оста оештыручы, тырыш укытучыга ата-аналар рәхмәт әйтә. Ә инде 1988-91 елларда Толбазы балалар музыка мәктәбе директоры булганда аерым бина юллап алып, аны ремонтлатып, биредә укыту-тәрбия эшен тиешле югарылыкка куюы үзе батырлыкка тиң.
Шушы вазыйфаны башкарганда балалар үзешчән сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә. Музыкант һәм җитәкче таланты фикердәшләрнең иҗади коллективын туплау мөмкинлеге бирә. Бу коллектив, яшь буынга яхшы музыкаль белем бирү белән генә чикләнмичә, үсмерләргә арытаба һөнәр сайлауга да ярдәм итә. Аның педагоглык эшчәнлегенең иң отышлы ягы да укучының кызыксынуын, үзе өчен көн саен ниндидер яңаны ачарга омтылуын һәм иҗат итәргә теләген оста яклый белүендә дә була. Бер үк вакытта ул Башкорт дәүләт педагогия институтының психология факультетында читтән торып укый. Имтихан һәм зачетларны вакытыннан алда тапшырып бара. Сессияләргә йөргәндә башкаланың сәнгать, әдәбият әһелләре, мәдәният сарайларындагы үзешчәннәр түгәрәкләре, татар милли оешмалары эше белән якыннан таныша, институтта үткәрелгән очрашуларда, язучы, шагыйрь, җырчыларның иҗат кичәләрендә катнаша. Болар барысы да аны бер башка үстереп җибәрә.
Һәм 1991 елда, институтны тәмамлагач, ул гаиләсе белән Уфага күченергә карар итә. Коллектив кына түгел, тоташ районның мәдәни тормышы өчен зур югалту була бу. Концерт оештырып, иң изге теләкләрен, рәхмәтләрен җиткереп озаталар аны. 16 ел буе яшәгән, хезмәт салган урыннан аерылу авыр булса да, “үзе чәчкән орлыкларның мул шытым бирәчәге” Зифа күңелендәге сагышны баса.
Ә Уфа тагын да зуррак иҗат шатлыклары, сөенечләр, бәхетле ачышлар, яңа үрләр белән көтеп торган икән. Һалле округы урамында яшәп, Сипайловодагы 84нче һәм Әй урамындагы 107нче урта мәктәпләр балаларын музыкага укыта. Атнасына 34 сәгать дәресләр алып барган вакыты була. Шундагы түгәрәкләргә җитәкчелек итә. Кайда гына йөрсә дә, сирәк ишетелгән халык җырларын отып алып, аларны балаларга өйрәтә. Ул җырларны профессиональ артистлар да үз репертуарларына ала башлый хәтта. Болардан тыш, әле ул РТИ мәдәният сараенда татар фольклор ансамбле оештыра һәм җитәкчелек итә. Шәһәр күләмендә танылу ала. Бервакыт “Синтезспирт” заводы мәдәният сарае директоры Наилә Идрисова: “Югары хезмәт хакы куям, кил миңа шул фольклор ансамблең белән”, — дип чакыргач, яшәгән урынымнан ерак дип тормый, укучыларының ата-аналары үргән читәннәрен, чабаталарын төяп, шунда күченә.
Зифа Нагаеваның тәүге җыры, үзенең әйтүе буенча, көтмәгәндә-уйламаганда иҗат ителә. 1986 елда була бу. Авырып дәваханәгә керә. Бер үк вакытта авылда әнисе дә йөрәк өянәге белән егыла. Түшәмгә карап, система астында ятканда үзеннән бигрәк әнисе өчен өзгәләнә һәм күңелендә шигырь юллары туа:
Түшәмнәрне тишеп чыга инде
Мөлдерәмә тулы күзләрем...
Уйлар туган авылына, әнисе авырып яткан туган йортына җилдерә. “Туган йортыма” дип аталган шушы иң беренче җырының сүзләре дә, көе дә колагында яңгырагандай була:
Капка төпләрендә яшел үлән,
Ни хәлләрдә икән күрше-күлән?
Мәшәкатьләремне читкә куеп,
Кайтып киләм әле, кайтып күрәм...
Беренче карашка гади генә тоелган бу дүрт юлга авылның яшел үләнле капка төбе дә, күңелнең шунда тартылуы да, күршеләрне якын итү һәм сагыну да сыйган.
Бу җырны әлегә беркем дә ишетми, авторының йөрәгендә саклана бирә. Биш ел буе! Һәм аның дөньяга ургылып чыгар мәле җитә. 1991 елда, сигезьеллык мәктәпне тәмамлауларына 20 ел тулуны билгеләп, элекке сыйныфташлары белән таң алдыннан авыл урамы буйлап йөргәндә шушы тәүге җырын җырлаган Зифаны авылдашлары елый-елый тыңлаганнарын күз алдына китерүе авыр түгел.
“Туган йортыма” белән “Гомерләр зая узмасын”ны Башкортстанда профессионаллардан иң беренче Флорида Исмәгыйлева башкара.
Ә аны җырлар авторы буларак киң мәйданга — тугандаш ике республика күләменә алып чыгучы Хәния Фәрхи була. Иң беренче булып “Гомерләр зая узмасын”, “Саумы, бәхет, саумы!”, “Соңгы сөю”, “Әйләнә дә килә язлар” җырларын халыкка ул таныта. Зифа ханым хәтерли: “Хәниянең күңелләре сынып, бәгырьләре өзгәләнгән мәлендә башын чайкап күтәреп җибәреп, яңа программа эшләргә җыенган чагы икән. Ә минем нәкъ шушы чорда беренче аудиоҗыентыгым чыкты. Хәния ире белән Уфага килгән, Үзәк базарга кереп, Башкортстанда нинди җырлар яңгырый икән, дип колак салганнар. Шул чакта “Гомерләр зая узмасын”ны куеп җибәргәннәр. Хәния моны кем язуы һәм башкаруы турында белешкән. Мине шул көнне үк эзләп табып, яңа эшләнеп килүче программасына җиде җырымны алды. Шәхси тормышта минем дә бик авыр чагым иде. Ул миңа бик күп киңәшләр, юнәлеш бирде. Хәниянең: “Ходайдан талант бирелгән икән, син аны халыкка кайтарырга тиешсең”, — дигән сүзләре мине яңа җырлар иҗат итәргә рухландырды. “Менә күрерсең, җырларыңны халык күтәреп алачак”, — диде ул беренче күрешкәндә үк.
Ул минем тугыз җырымны башкарганда Уфада 17 кич рәттән концерт бирде. Шулкадәр үстек без, бер-беребезгә үсәргә ярдәм иттек. Ул җырларымның данын арттырды, мин аның илһамына чишмә булдым. Ул шулай мәңгелек булып калачак”.
Шулай ук Хәйдәр Бигичев һәм Зөһрә Сәхәбиева белән очрашып танышу да Зифа Нагаева күңелендә гомерлек сөенечләр уята. Аның җырларын тыңлап, гаҗәпләнеп бетә алмыйлар. “Нигә моңа кадәр җырларыңны башкаларга тыңлатмый, күрсәтми йөрдең?” — диләр. Алар Зифаның берничә җырын үзләре белән алып китә.
Гомумән алганда, Башкортстан һәм Татарстан җырчыларыннан Хәмдүнә Тимергалиева, Фән Вәлиәхмәтов, Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Хәсән Усманов, Гүзәл Әхмәтова һәм башка күпләрнең репертуарында ныклы урын алды Зифа Нагаева җырлары. Кайсы тарафка гына карама — үзешчәннәр җырлый аларны, халык җырлый!
Сүзләре дә, көе дә үзенеке булган 500дән артык җыры бар. Алар күпсанлы аудио-, видео-, DVD- дискларда чыгарылган. Бу иҗатчы “Зифа Нагаева җырлары”, “Гомерем балкышында”, “Язмышым — җырларымда”, “Алма кебек гомерләр”, “Бөртекләп җыелган бәхет” дигән китаплар да нәшер иткән.
Зифа Нагаеваның хезмәт биографиясендә радио һәм телевидение тапшырулары оештырып алып баруы зур урын били. Мәктәпләрдәге һәм мәдәният сарайларындагы матур эшләрен күреп, аны яңа ачылган “Шәрык” радиосына музыкаль мөхәррир итеп чакыралар. Бервакыт тапшырулар алып баручы чирләп китү сәбәпле, аны туры эфирга утырталар. Бернинди әзерлексез килеш бу эшне дә ерып чыга һәм шушы вазыйфада кала. “Шәрык” аңа күптәнге хыялына юл ача. Кайчандыр үзе яратып уйнаган спектакльләрдән алган илһамын кайтара, әллә күпме дуслар бүләк итә, республиканың танылган әдәбият һәм сәнгать осталары белән очраштыра. Анда ул ничә еллар буе язылып, җыелып килгән җырларын тыңлаучыларга тәкъдим итәргә кыюлык таба. Иҗат җимешләренең башкалар күңелен кузгатуын, якты тойгылар уятуын күрүдән дә зуррак сөенеч бармы икән дөньяда?!
“Шәрык” радиосына беренче тапкыр эшкә барганда әнисенең: “Балам, радиоңның ишеген атлап кергәндә күңелеңдәге бөтен борчуларыңны, ачу яисә сагышыңны оныт, йөрәгеңдә бары тик изгелек, шәфкатьлелек кенә калсын”, — дигән сүзләрен һәрчак хәтерендә тота. Бусагадан атлап кергән саен шушы сүзләрне уйлап, бары тик изгелек, шәфкатьлелек хакында фикерләп эшкә тотына. Бәлки, шуңадыр да, тапшырулары халык күңеленә хуш килә, уйландыра, сөендерә, елата.
Үзешчән җырчылар, композиторлар, язучылар һәм шагыйрьләргә багышланган әдәби әсәрләрне музыкаль яктан бизәп, ул тәкъдим иткән тапшыруларны саный китсәң, бик зур исемлек булыр иде. Менә шуларның берсе — Кәүсәрия Шәфыйкова белән Рәфис Мөхәммәтдинов иҗатына багышланганы. Күпме ихласлык, җылылык салынган бу тапшыруны тыңлап, аның авторы Зифа Нагаеваның тормышка, көчле рухлы шушы ике шәхескә, мәхәббәтенә сөенеп, кешеләр күңеленә нур өстәүче, кеше хәсрәте белән янучы булуын тоясың.
1996-2013 елларда “Юлдаш” радиосында эшләгәндә аеруча зур уңышларга ирешә һәм абруй казана. Тәүдәрәк тапшырулар алып бара, аннары, радиожурналист һөнәрен үзләштереп, ул тапшыруларны үзе оештыра. Нинди генә язмышлы кешеләрне эфирга алып чыга ул! Үзәк телевидениедә күп еллар барган “Көт мине!” тапшыруы үрнәгендә “Югалту-табышларым” социаль проектын башлап җибәрә. Туры эфирда барган тапшыруларда әллә кайчан югалтышкан күп кешеләр бер-берсе белән табыша. Сәнгать йолдызларының билгесез якларын күрсәтүче “Пәрдә ябылгач”, гаҗәеп хәлләргә багышланган “Бервакыт шулай...” тапшырулары да күп тыңлаучыларны җәлеп итә. Пенсиягә китәргә якынайганда “Туган тел” телеканалында “Күзгә-күз карашып” тапшыруын алып бара.
Зифа Нагаеваның якыннарына килгәндә... Әнисе Зәйтүнә апа, кызы һәм улы тәрбиясендә картлык көннәрен үткәреп, 86 яшендә дөнья куя. Зыя — автомобильләр ремонтлаучы оста, Толбазыда яши. Зифаның шәхси тормышы, кызганычка каршы, сикәлтәләрсез генә булмаган: 23 ел бергә яшәгән ире белән аерылышырга туры килгән аңа. Шөкер, улы-килене, кызы-кияве тиешенчә белем алганнар, эшлеләр, балалар үстерәләр. Зифа 15 ел элек яңадан гаилә корган. Берсе — җитештерү тармагында, икенчесе иҗат өлкәсендә җиң сызганып эшләп, дөнья көтәләр. Иркен шәхси йорт-ихаталарында яздан көзгә кадәр мул итеп җиләк-җимеш үстерәләр.
Әмма барыбер Зифа Вәли кызының төп игътибар үзәгендә — җыр-моң, иҗат, халык алдында чыгышлар ясау. Чөнки аның бер җырындагы “Гомерем буе җырлап туймам” дигән юл аның барлык булмышына тап килеп тора.