Популяр эстрада җырчысы Салават Фәтхетдинов Татарстан мәдәният министры киңәшчесе итеп тәгаенләнде. Ул әлеге вазыйфасын җәмәгать башлангычларында башкарачак.
Салават Фәтхетдинов - Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, республикабызның Тәтешле районында туган, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, хәзер Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың дүрт киңәшчесе булачак. Алар - театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, журналистика ветераны Рәисә Сафиуллина һәм "Sculptor Agency“ консалтинг компаниясе генеральный директоры Виктор Житлов».
Фото: bashinform.ru