Ууух, шәп егет! Йөгертеп карамадык, әмма сәхнәдә "ут чәчрәтеп" чыгыш ясавын карап тордык. Алып баручы, автор-башкаручы Җәлил Гайбадуллин бу.
Бүген аның туган көнендә үзенә сүз катарга булдык. Телефоннан бик озак башкалар белән сөйләште, менә безгә дә чират җитте.
- Сәлам, Җәлил! "Кызыл таң" бабаңнан туган көн сәламнәре, иң изге теләкләр тапшырам сиңа!
- Ооо, менә, ичмасам, бүләк! Минем өчен бу котлау - зур дәрәҗә!
- Бик "текә" фотоңны куябыз әле сайтка, чит ил йолдызларына охшап торасың, прәме. Авыл егетеме соң син?
- Авылныкы инде, хәтта ике авылныкы әле! Караидел районының Муллакай авылында тудым, Аскын районының Чураш авылында үстем. Алар арасында әти-әни Свердловск өлкәсендә эшләп кайтты, шунда азрак шәһәр җиле кагылды, урыс мәктәбендә дә укып йөрдем, алай да төп белемне татар мәктәбендә алдым.
- Гаиләң иминме?
- Аллаһка шөкер, әти-әни, әби-бабай, хәләлем Лиана, улым Әмирхан белән бәхетлемен.
- Бу көннәрдә ниләр майтарыш?
- Республикада татар-башкорт җырчы яшьләрен бергә туплап, "ТатБашПати" проектын кузгатып җибәрдек әле. "Утлы дискотека", шәп җырлар һәм чын егетләр дуслыгы анда. Әлегә үзебезнең көч белән тартабыз, идеясе шәп бит, бәлки, республика мәдәнияте өчен җаваплы иптәшләр дә күрер әле дип өметләнәбез.
- Өметләр чынга ашсын, бәйрәмең гөрләп торсын!
- Рәхмәт! "Кызыл таң" укучыларына кайнар сәлам!