Күренекле шагыйрь Сафуан Әлибайның тууына — 80 ел.
Сафуан Әфтах улы Әлибаев Салават районының ак каеннар, зифа карагайлар белән капланган олпат таулар, текә кыялар белән каймаланган йөгерек чишмәләр арасында үзенең дәрәҗәсен әллә каян ук белдереп утырган Тирмән авылындагы ишле гаиләдә 1941 елның 21 февралендә дөньяга килгән. Ыжгыр буранлы мәлдә туса да, ул тәүге авазыннан ук бу дөньяга яхшылык, яктылык, сафлык кына алып килгәнлеген си-зенгәндер, мөгаен.
Өлкән абыйлары Әлтаф сугышта. Өйдә алты бала: тиктормас малайлар, инде кул арасына керә башлаган кызлар. Сугыш яралары төзәлеп тә җитмәгән әтиләре көн-төн колхоз эшендә, әниләре Һәдия балалар белән мәш килә. “Өебез тулы фәрештә, һәркай-сысы бер эштә”, — дип еш кына кабатларга яраткан ана балаларын изге күреп, иркәләп, шул ук вакытта эшкә өйрәтеп үстерә.
Сафуанның күңеле кечкенәдән табигатькә тартыла. Гүзәл табигать күренешләрен ак кәгазь битенә тәүдә — рәсем, соңрак шигырь юллары итеп төшерә. Гәзит, журнал, китап укырга әвәс үсмер тора-бара “Башкортостан пионеры”, “Пионер” басмалары хезмәткәрләре белән хат алыша башлый. Муса Гали, Марат Кәримов, Рәшит Әхтәровның киңәшләре, дәртләнде-рерлек җылы сүзләре аны канатландырып җибәрә, матбугат битләрендә тәүге шигырьләрен, мәкаләләрен күреп куана.
Малайга республикабызның искиткеч табигатьле тагын бер төбәгендә — Белоретта яшәп алырга туры килә. Шул районның Сермән урта мәктәбен тәмамлый. Аннан соң туган ягына кайтып, өч ел хезмәт чыныгуы ала: колхозда, тимер юлда эшли, күрше Калмаккол авылында китапханәче була. Салават район гәзите редакциясендә эшләгәндә ул тагын да тәвәккәлрәк языша. Әдәбиятка омтылышының вакытлыча мавыгу гына булып калмыйча, иҗатка бөтен гомерен багышлаячагын шунда ныклап төшенә.
20 яшендә Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Өченче курста чакта тәү-ге шигырьләр җыентыгын Язучылар берлегендә тикшертә һәм ул нәшриятта чыгаруга тәкъдим ителә. Соңгы курста укыганда “Башкортостан пионеры” гәзитендә фән, техника, спорт бүлеге мөдире булып эш башлый. Яңа гына гаилә корган студентка стипендиягә генә карап торып булмый бит. Әти-әнисенә, туганнарына авырлык салмый, хатыны Фәрзия белән дөнья көтеп алып китә ул.
Шул ук редакциядә бераз вакыт җаваплы секретарь, ун ел чамасы мөхәррир булып эшли. Сафуан Әфтах улының арытабангы хезмәт юлы “Башкортостан” гәзите мөхәррире урынбасары, “Ағиҙел” журналының баш мөхәррире, республика Милли китапханәсе директоры вазыйфаларында дәвам итә.
Иҗатының башыннан ук С. Әлибай балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә яза. “Безнең юлдаш — якты кояш” (1968 ел), “Җәйгор” (1970), “Көнбагыш” (1971) китаплары чыкканнан соң, 1973 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Шигырьләре урысчага тәрҗемә ителеп, 1976 елда “Восхождение” дигән исем белән басыла. “Мәктәп юлы”, “Җырлар чагым”, “Язны кем китерде?” җыентыкларын да укучылар яратып кабул итә. 1984 елда “Коен” дигән китабы өчен республика яшьләренең Галимов Сәләм исемендәге премиясе тапшырыла. 1991 елда “Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” мактаулы исеме бирелә.
Озак еллар “Башкортостан пионеры” гәзитендә эшләгәндә мәктәп, балалар тормышы белән кайнап яшәү нәтиҗәсе булыптыр, балалар аңларлык тылсымлы телдә, ихлас иҗат иткән шигырьләре, әкиятләре матбугатта даими дөнья күреп тора. Шундый әсәрләр тупланган “Тылсымлы шар” җыентыгы өчен 1996 елда ЮНЕСКО-ның Г. Х. Андерсен исемендәге Халыкара Почетлы дипломына лаек булды. Шагыйрьгә, шулай ук, Һәдия Дәүләтшина исемендәге премия тапшырылды, ул Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.
“Сафуан Әлибай — башкорт шигъриятенең классик традицияләренә тугры калып, аны арытаба үстерүгә һәрвакыт үзенең өлешен кертә торучы шагыйрь-ләрнең берсе, — дип язды 1996 елда филология фәннәре докторы Әнгам Хәбиров. — Традицияләргә тугрылык Әлибай шигырьләренең формасында гына чагылып калмый, бәлки, еш кына аларның эчтәлегенә дә күчә. Мисал өчен аның “Агыйделкәй”, “Сыңрау торна”, “Салават йорты”, “Сабантуй”, “Ак бөркет” дигән яңа шигырьләрен атап үтәргә мөмкин. Эш монда кайбер шигырьләргә эпиграф итеп халык җырыннан өзек китерелүдә, кайберләренең исә халык көенә нигезләнеп язылуында гына түгел. Иң мөһиме — аларның тукымасында, сулышында, тын алышында.
Традицияләргә таянып, аларны арытаба үстерү һәм үзенчә яңа сүз әйтү маһирлыгы Сафуан Әлибайның “Сыңрау торна” дигән шигырендә аеруча ныграк күзгә ташлана. Беренчедән, ул башкорт халкының иң борынгы көенә язылган җыр тексты булса, икенчедән, автор анда үзенең өлкән каләмдәше һәм атаклы райондашы Рәми Гариповның башлангычын дәвам итә. Әгәр Рәми Гарипов шигырендә Сыңрау торна, ерак җирләрдә үз төяген сагынган лирик геройга туган-үскән якларыннан, гасырларга очып барган Уралкаеннан түкми-чәчми сәлам алып килүче һәм, анда барысы да исән-аман, дигән хәбәр сөйләүче җан иясе сымаграк гәүдәләндерелгән булса, Сафуан Әлибайда исә ул, язмыш таләпләренә буйсынып, төрле тарафларга таралган башкорт халкына аның тарихи ихтыяры белән билгеләнгән төп иленнән чаң илтүче кош итеп сурәтләнгән.
“Салават йорты” һәм “Сабантуй” шигырьләре дә фикерләргә бик бай. Аларның икесе дә конкрет хәл-вакыйгалардан үсеп чыккан: беренчесенең нигезендә халкыбызның легендар шәхесе хөрмәтенә музей ачу факты ятса, икенчесенекенә исә язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң ел да үткәрелә торган милли бәйрәм салынган. Ләкин бу фактлар, хәл-вакыйгалар турында тәфсилләп сөйләү максаты куелмаган монда. Аларны автор реаль җирлектән талпынып, шигърият күгенә, уй-хисләр дөньясына очып китәр өчен генә кулланган. Һәм, образлы фикерләү мөмкинлекләреннән оста файдаланып, зур гомумиләштерүгә ирешкән”.
Сафуан Әлибайның лирик әсәрләре урыс, казах, украин, төрекмән, монгол, немец һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. 1998 елда Татарстан “Китап” нәшриятында “Каләмнәр туганлыгы” сериясендә шигырьләре, җырлары, поэмалары тупланган “Язлар көтәм” дигән зур күләмле җыентыгы чыга. Аның Казандагы якын дусларыннан берсе Роберт Миңнуллин кереш сүздә болай дип яза: “Сафуан Казанны якын итә. Юлы төшкән саен сугылмый калмый, хәтта Чабаксарга, Йошкар-Олага да Казан аша гына йөри. Аның үзен дә бездә шагыйрь буларак яхшы беләләр, яраталар. Дуслары да бихисап. Шигырьләре дә көндәлек матбугатта басылып тора. Җырлары да еш яңгы-рый. Аның “Шигъри тәлгәшләр” дигән телевизион тапшыруларда да берничә тапкыр катнашканы булды. Казандагы 55нче мәктәпнең А. Алиш музеенда узган бер кичәдә ясаган чыгышы әле дә исемдә. Аның йомшак кына итеп башкортча сөйләвен, ягымлы шигырьләрен балалар тын да алмыйча бирелеп тыңлаганнар иде. Башкортның теле дә аңлашылып тора, шигырьләре дә күңелгә үтә дә якын икән. Балалар шигырьне шулкадәр үз итте, башкортчаны гомер буе тыңлаган диярсең...”
“Бер канатым — шигърият, икенчесе — җыр”, — дип әйтә торган иде Сафуан агай кайчак. Шагыйрь булмаган очракта, бәлки, халык аны танылган җырчы итеп белер иде. Аңардагы моң, тавыш диапазоны күпләрне көнләштерерлек тә, сокландырырлык та иде. Кайберләрен генә искә төшерик. “Сермәнемнең нинди серләре бар?” (Заһир Исмәгыйлев музыкасы), “Яз килгәнен сиңа карап беләм”, “Тик син барда” (Роза Сәхәветдинова), “Чәрмәсән”, “Барысы да җирдә кала”, “Булса икән!”, “Арыш башагы” (Рим Хәсәнов), “Коен”, “Сагыну җыры”, “Тирәкләр”, “Бәхетем син” (Роберт Газизов), “Тузганак”, “Алда әле гомерләр”, “Мәхәббәтем”, “Очрашырбыз әле” (Нур Даутов), “Гомеркәйләр аз гына” (Дамир Әдел-баев) һәм башка бик күп җырларын эстрада йолдызлары да, һәвәскәрләр дә, гади халык та яратып башкара.
Сафуан Әлибай үз иҗаты мисалында гына түгел, матбугат битләре аша да, халык алдындагы чыгышларында да җыр мәйданын чүп-чар басуына каршы көрәште. Мәсәлән, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе 2000 елның ямьле бер яз көнендә Актерлар йортында җырларыбызның торышы турында зур сөйләшү үткәргән иде. С. Әлибайның андагы чыгышында шундый сүзләр бар иде: “Хәзер бөтен кеше, кулыннан киләме-юкмы, имеш тә “иҗат итәргә” тотынды. Җыр сәнгатендә бу аеруча нык чагылыш тапты. Әле теләсә кем җыр сүзләре яза. Радио-телевидение аларны “фәлән фәләнов шигыре” дип җибәрә. Асылда, бу кешенең язмаларында шигырь дигәннең “ш” хәрефе дә юк.
Гармунның бер-ике телен баса белгән кеше дә хәзер көй яза. Җитмәсә, сәхнә тутырып, аларны “композитор” дип җибәрәләр. “Үзешчән” дигән сүз онытылды бүген. Көй маташтыра да, тавышы бармы-юкмы, үзе җырлап та йөри әле. Бер тоткарлыксыз радиога чыга, телевизорга барып ме-нә. Җырларның сүзләре дә, көйләре дә бер-берсен кабатлаганнары хәзер бихисап. “Болганчык заманда яшибез”, дибез еш кына. Ә җыр мәсьә-ләсенә килгәндә, без бик күп-ләрнең болганчык суда балык тотып калырга маташуларын күрәбез...”
Лирик шагыйрь, җырчы шагыйрь драматургия жанрында да уңышлы эшләде. Аның “Аю бабай йокламый”, “Сәер сәяхәт”, “Салават чакыруы”, “Алтынканат” пьесалары Башкорт дәүләт курчак театрында һәм Сибай шәһәренең “Чулпан” балалар театрында куелды. Салават Юлаевның балачагына багышланган спектакль Самара шәһәрендә үткәрелгән “Җәйгор” халыкара фестивалендә зур уңыш казанды. Ул Монголия тамашачыларын да таң калдырды.
Тынгысыз иҗатчы, гомер буе җа-ваплы вазыйфалар башкарган Сафуан Әлибай актив җәмәгать эшчәнлеге дә алып барды. Мәсәлән, республиканың Балалар фонды рәисе урынбасары, Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Терминология комиссиясе әгъзасы булды. Ул каты авырудан соң 2014 елда 73 яшендә арабыздан китте.
Фәрит Фаткуллин.