Мәгълүм булуынча, агымдагы елда Евровидениегә баручыны тамашачылар 8 мартта сайлаячак. Әлеге вакытта нәкъ шушы артистлар лидер.
Белгечләр фикеренчә, шушы артистларның социаль челтәрләрендә иң күп подписчиклар. Димәк, алар өчен күп кеше тавыш бирәчәк. Тик менә башка җырчылар һәм продюсердар моның белән ризалашмый.
Мәсәлән, продюсер Алан Маршалл фикеренчә, Бузова белән Моргенштерн, Евровидениедә җырлаганнан соң, Русиягә керә алмаячаклар. Чөнки алар безнең илне хурлыкка калдырачак.
- Алар күбесенчә шоу-меннар, ә җырчы түгелләр. Европада аларны беркем дә тыңламаячак, - ди ул.
Артистар үзләре бу чарага барырга әзер. Алар икесе дә анда беренче урын алуына ышана һәм бу хакта үз сәхифәләрендә белдерә. Аларның тамашачылары да нәкъ шулай ук уйлый.
Фото: Рен тв сайтыннан.