Ришат Төхвәтуллин инстаграмына яңа видео урнаштырган.
«Ул «әйе» дип әйтте. Ульян концертында», — дип язып куйган.
Видеоны карамаган килеш кенә бу серле сүзләрне укучылар Ришат сөйгәненә тәкъдим ясаган дип уйлаган. «Хәерле кич, Ришат! Чут йөрәк өянәге булмыйча калды», — дип язган бер инстачы. «Мин дә шулай дип аңладым. Туйга җыена башлаган идем инде», — дигән икенчесе.
Ә видеода, чыннан да, бер егет концерт вакытында сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган һәм бәхетле «әйе» сүзен ишеткән.
Инстачылар Ришатка да гаилә корырга вакыт булуы турында бик күп комментарийлар калдырганнар. Аларга җавап итеп бер ханым: «Ришат белән Алиянең никахы күптән булды инде. Бер елдан артык бергә алар. Бу аларның серләре әлегә. Бәхеттә, шатлыкта, сәламәтлектә яшәсеннәр. Бик матур пар», — дип язган. Бу язмаларны "Интертат" укыган.
Фото: tulpar.rbsmi.ru