Уфаның танылган музыкантлары Марат Фәйзуллин белән Зилә Бәхтиева һәм рәссам Нелли Акчурина Истанбулда чыгыш ясаячаклар.
Бу шәһәрнең «Tarik Zafer Tunaya» мәдәни үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Bir Ihtimal Daha Var» халыкара сәнгать күргәзмәсе ачыла. Анда Нелли Акчурина коры пастель техникасында үзенең «Хатын-кыз көче» картиналар сериясен тәкъдим итәчәк.
5 мартта күргәзмәне ачуның төп вакыйгасы - Марат Фәйзуллин (Татурас), Зилә Бәхтиева һәм Нелли Акчурина катнашлыгында хатын-кызның эчке дөньясы чикләрен үтү һәм чыгу темасына багышланган «33» перформансы оештырылачак.
"Перформанс дүрт багана тирәсендә барудан һәм үз артыңнан кара җеп алып, тормышны гәүдәләндерүче бүлмәгә охшаган пространствоны күзәтеп йөрүдән башлана. Бу киңлек эчендә калгач, мин аннан җепләрне ертып, үземнән кара битлек һәм кара киемне салып ташлый башлаячакмын", - дип сөйли Нелли Акчурина.
Композитор һәм мультиинструменталист Марат Фәйзуллин бу вакытта электроакустик музыканы этник инструментлар белән бергә башкарачак: кыл-кубыз, курай, кубыз һәм башкалар. Җырчы Зилә Бәхтиева перформансны башкорт, татар, төрек традицион көйләре һәм җырлары белән тулыландыра.
"Без Зилә белән көйләр, тавыш элементлары, сүз һәм мәгънәләр аша безне куркытучы, әмма камиллеккә омтылучы эчке дөнья чагылышы буларак, ниндидер музыка бизәге, калейдоскобы белән бергә күтәрәчәкбез", — ди Марат Фәйзуллин.
Фото: bashinform.ru