Күренекле композитор Рәис Ханнановка – 65 яшь.
“Тыңлачы, сандугач”, “Уфтанма”, “Килә ява”, “Озак торды атым, чапмады” һәм тагын 700гә якын җыр авторы, үзешчән композиторларның иң профессионаллары арасында булган иҗатчы картлыгының яшьлегенә керә.
Менә ул йорт капкасы. Аның келәсен Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Нәфкать Нигъмәтуллин, Зөһрә Шәрифуллина, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Радик Юлъякшин – гомумән, Ярмәкәй якларында булган күп сәхнә әһелләре ачып кергән. Менә бу бәлешле, табикмәкле өстәл янында мәтрүшкәле чәйне күп “йолдыз”лар тәмләгән. Без дә килдек әле, нурлы йөзегезне күрдек әле!
Чыннан да, була бит шундый илһам нуры кунган, матур чырайлы кешеләр... Рәис абыйдагы ул нур җир йөзенә сак кына күз салган сандугачлы таңдай булса, аның хәләле Тәнзилә апада – бар дөньяны үз тирәсендә әйләндергән якты кояш нуры. Без дә коенабыз шушы яктылыкка, Рәис абыйның салмак кына башлаган тормыш тарихын тыңлыйбыз.
“Улым, җыр шушы була инде ул!”
Рәис Ханнанов 1956 елның 6 мартында Ярмәкәй районының Яңа Шах авылында дөньяга килә. Әтисе, тирә-якта гармунчы буларак дан тоткан Ямалетдин абый тимер юлда, әнисе Мөсәлия апа терлекчелектә эшли. 14 яшьләр тирәсендә ул моңа кадәр дә күңелендә туып торган шигыренең берсенә көй кушылганын сизеп кала. Җырлап карый, моңа кадәр беркайда да ишетелмәгән җыр килеп чыга. Ни булыр бу?
– Улым, җыр шушы була инде ул, син аны җиренә җиткереп уйна, – ди әтисе Ямалетдин ага. Абдуллинода унынчыны тәмамлагач, Рәис Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт училищесының хор-дирижерлык бүлегенә юллана. Әмма армия сафына алыну сәбәпле, укуын беразга туктатып торырга туры килә. Танк гаскәрләрендә механик-водитель булып хезмәт итеп кайткач, белем алуын дәвам итә. Шул чорда иҗат юлына баса да инде ул. “Оныт, дисең”, “Салкын чишмә”, “Май кояшы” – нәкъ студент елларында язылган җырлар. Диплом алгач, шушы ук училищеның театр бүлеген тәмамлаган Тәнзилә белән 10 көн эчендә танышып, кавышып, туган районына кайта. Икесе дә район мәдәният йортына эшкә урнашалар.
“Безне мич ягучы эшкә урнаштырды”
– Бер кулга диплом, икенчесенә гармун тотып, кәләшемне ияртеп мәдәният йортына килеп керсәм, бер апа мич ягып йөри. “Иии, бигрәк вакытлы килдегез бит, туганкайлар, гармунда да уйныйсыңмы? Вәт шәп! Күптән көтә идек бит шундый белгечне”, – ди апабыз. Баксаң, ул мәдәният йорты мөдире Шакирә Варисова икән. Шуннан башланып китте безнең хезмәт юлы. Ул елларда Ярмәкәйдә мәдәни мохит кайнап торды, үзешчән бию, вокал түгәрәкләре эшләп китте, спектакльләр куеп дан казандык, авылларда, колхоз ындыр табакларында, басуларда чыгыш ясадык. Барысын да Шакирә апа оештырды, без аңа кушылдык.
Менә бервакыт җитәкчебезнең илле яше җитте. Без аңа багышланган тамаша оештырырга булдык – җыр, бию, скетчлар бар. Иртән прогон булды, кичкә – бәйрәм тантанасы. Моңа кадәр Ярмәкәйдә бер шәхескә генә багышланган чара булганы юк иде, бик дулкынландык.
Менә барысы да төшке ашка кайтып китте. Минем күңелдә тынгылык юк, чөнки концертның финалына җыр табалмыйм. Буш сәхнәгә баян алып чыгып утырдым да, уйланам. Шакирә апага туган көнендә ни дияр идем соң? “Уфтанма...” Әһә, беренче сүзе булды. “...гомерләр яз кебек үтә дип, чал чәчең күрсәң дә, уфтанма!” Каләм алып сүзләрен яза башладым, көй туды, иптәшләрем килгәнче, җыр текстын берничә биткә күчереп яздым да, таратып бирдем. Финалыбыз гаҗәеп шәп булды!
Аларда да кеше язмышлары...
Гади кешегә җыр туу бер могҗиза булып күренә. Чөнки әйбәт шигырь илаһи бер күңел халәтендә яралса да, аны язып, күреп, кем әйтмешли, тотып карап була. Ә көй? Баксаң, аның туу тарихы шактый мавыктыргыч икән.
“Мәдәният йортында җылы үткәргеч торбалар сузалар иде, – дип сөйли бу хакта Рәис абый. – Аны кабул итүче комиссиягә ошамый гына бит башкарылган эшләр... Өйдә бу хакта сүз кузгалгач, Тәнзилә: “Килә ява бер болыт булган бит комиссия!” – дип ычкындырмасынмы? Минем куллар үзеннән-үзе баянга үрелде – җыр бит бу! Шунда ук көй туды. Тәнзиләнең әнисе белән бер сөйләшеп утырганда, “Әби, – мин әйтәм, – матур җыр туарга тора, сүзләрен язып бирәсеңме әллә?“ “Ния язып торам, аның такмагы бар бит инде:
Килә ява, килә ява –
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.”
Шуннан башка сүзләре дә язылды һәм җыр туды.
Ә Хәния Фәрхи башкарган “Ялгышасыз” җыры яраткан шагыйрем Илдар Юзеевның ике шигырен кушып язылды. Казанга Бөтендөнья татар конгрессы утырышына баргач, мине халык шагыйре белән таныштырдылар. Ул бик гади генә киенгән, тыйнак кына сөйләшә, кыскасы, аның дәрәҗәсендәгеләргә охшамаган кеше булып чыкты. Югалып калдым. “Илдар абый, мин Сезнең ике шигырегезне берләштереп бер җыр язган идем бит әле...”– дидем. “Ишеттем, хулиганский җыр булган ул, ошады!” – диде ул һәм миңа китабын бүләк итте. Ул вакытта беркем дә текст, яисә көй өчен акча сорап тормый иде шул.
Соңрак, көне-төне “бимазалап”, күңелдә яңгырап торган бер көйгә шигырь эзләп шул китапны ачуга, бер шигырь килеп чыкты, ул болай башлана иде: “Колак сал, асыл яр, илаһи бу моңга...” Шулай итеп “Тыңлачы, сандугач” туды”.
Әлеге җырның тормыш юлы матур булды. Аны Башкортстан радиосында Фәнүнә Сираҗетдинова башлап җибәрде. Аннан соң җырны Нәфкать Нигъмәтуллин ике республикада да билгеле итте. Ә Ришат Төхвәтуллин “Башкорт җыры-2014” телевизион хит-парадында аның белән җиңү яулады. БСТ телеканалының 7 мең тамашачысы аңа үз тавышын бирде һәм 50 җыр арасында ул елның “Иң яхшы җыры” дип танылды. Татарстанда да ул мөмкин булган барлык премияләрне алып бетерде бугай инде.
Кызганычка каршы, аның текстын Татарстандагы бер фонд сатып алган һәм хосусыйлаштырган. Хәзер аны җырларга теләүчеләр сатып алырга тиеш буладыр, күрәсең. Әмма җыр моңа мохтаҗ да түгелдер инде, чөнки ул халык арасына кереп китте һәм анда үз тормышы белән яши. Әйтик, “Җидегән чишмә”не дә сәхнәдән җырлаучылар сирәк, әмма аны тынды дип кем әйтә?!
Хак куймый, шуңа бәяләп бетергесез
Рәис Ханнанов иҗат юлы башында җырларын бер кассетага яздыра һәм аны кайда барса, шунда тарата торган була. Шул рәвешле, алар Фәдис Ганиевка барып эләгә һәм ул тәү башлап “Уфтанма”ны зур сәхнәдә башкара. Әйткәндәй, бу җыр бик күп халыклар арасында шундый популяр булып киткән ки, аны Ярмәкәйдә узган “Уфтанма-шоу”да әллә ничә телдә башкаралар. Бу тамашаның “йолдыз”ы – Радик Юлъякшин үзе була. Менә Уфада да оештырырга әлеге шоуны!
Җырлар туу тарихында, тагын да алгарак узып, Рәис абый үзенең Башкорт дәүләт филармониясенә баруын искә ала:
“Бер кабинетның ишеген ачып карадым, ә анда унлап кеше утыра. Миңа: “Кемне эзлисез, ни кирәк?” — диләр. “Миңа жырчыларны күрергә иде. Жырлар язам, шуларның берничәсен тәкъдим итеп карыйсым килә”,— дидем. Шулчак берсе: “Туганкай, эзләгә-неңне таптың алайса. Иң билгеле артистлар синең алдыңда утыралар”.
Ләкин миңа алар әйткәнемне житди кабул итмәгән кебек тоелды. Ноталарны алларына салгач кына, миңа сынаулы караш ташлап, язмаларны карап чыгарга вәгъдә бирделәр. ...Өч ел үтте. Бервакыт ишетәм: радиодан таныш көй яңгырый. Диктор: “Сез Роза Аккучукова башкаруында яшь үзешчән композитор Рәис Ханнановның “Салкын чишмә” җырын тыңлады-гыз”, — димәсенме! Шул көнне миңа редакциядән бер танышым да шалтыратты: “Рәис, бүген радиодан синең җырны тапшырдылар. Афәрин, котлыйм!” — дип канатландырып җибәрде.
Әйткәндәй, мине тәбрикләүче-ләр бер ул гына булмады. Соңыннан бу жырны эстрада жырчысы Зөлфия Шакирова үз репертуарына кертте. Миңа ул чакта 24 яшь иде”.
Гаҗәеп сөйләшү булды ул көнне Ханнановлар гаиләсендә. Рәис абыйны кат-кат җырлатып, аның бәрхет тавышын сәхнәдән микрофоннан түгел, ә янәшәдә генә, йөрәк түреннән ишетүе аеруча матур хисләр уятты. Булса да була инде шундый мәхәббәтле кешеләр...
– Рәис абый, Сезне бөтен халык шул кадәр ярата, ничек күтәрәсездер инде бу сөюне, – дибез.
– Мәхәббәт белән яшәп була ул, ә менә мәхәббәтсез кыендыр, – ди ул, тыйнак кына елмаеп.
Заһир Исмәгыйлевны үрнәк итеп алган, үзенә аның югарылыгыннан калышмаска дигән бурыч куйган бу иҗатчыны “үзешчән композитор” дияргә тел бармый. Менә тагын бер колак сал әле, асыл яр, илаһи бу моңга...