+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“Җиңеп кайттык!”

Казанда үткән конкурста якташларыбыз зур уңышлар казанды.

Казанда үткән конкурста якташларыбыз зур уңышлар казанды.
27 февральдә Казанда үткән Рәшит Ваһапов исемендәге колачлы, хәтта тарихи “Яңа татар җыры” конкурсында Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылыннан Роза Якупова “Иң яхшы балалар җыры” номинациясендә беренче премиягә лаек булды. Әлеге чарадан репортажны лауреат үзе тәкъдим итә.
Февраль бураннарына уралып, шактый мәшәкать­ле һәм озын юл узгач, ниһаять, Казанның “Пирамида” дип аталган мәшһүр Мәдәният сарае янына килеп туктадык. Монда Рәшит Ваһапов исемендәге фонд­ның “Яңа татар җыры” конкурсы үтәчәк.
Бу бәйгедә катнашырга 347 кеше теләк белдерсә, шуларның 100дән артыгы – Башкортстаннан. Сәхнәгә чыгар алдыннан якташ­ларның үзара очрашып сөйләшүе, хисләрен уртаклашуы табигый булды. Шунда мин ачык сиздем: дулкынландык, әмма каушамадык. Бу бәйгедә Башкортстанда яуланган казанышлар йөрәккә көч, дәрт бирде. Татар җыры өлкәсендәге хезмәтләре өчен Идрис Газиевның Га­бдулла Тукай бүләгенә лаек булуы, Бүздәк егете, татар җыр мәйданында йолдыз булып калыккан Филүс Каһировның Илһам Шакиров премиясен алуы, татар эстрада җырын иҗат итүдә Зифа Нагаевага “Башкортстанның халык артисты”, “Татарстан­ның атказанган сәнгать эшлеклесе” исемнәре бирелүе безне канатландырды.
Әлеге тантаналы кичә алдыннан Татарстанның “Яңа гасыр” телеви­дение­сендәге “Сиңа миннән сә­лам” тапшыруында катнашып, сәфәрдәшебез Зифа Нагаева үтәчәк конкурс ха­кында уртак карашларыбызны кыю итеп ачып сал­ды: “Татар җы­рының язмышы өчен без дә бор­чылабыз. Эстрадада җиңел-җилпе җырлар кү­бәйде шул. Әмма жанрны камилләштерү юлында Баш­кортстан иҗат­чы­ла­рының ныклы тәҗри­бәсе һәм ачык мәсләге бар. Безнеңчә, татар җы­рын үстерүдә өч таләпне үтәү бик мөһим: җырның сүз­ләре образ-сурәтле, хис­ләрне уятырлык булсын, аның көй-аһәңе йөрәк­ләргә үтеп керсен; җыр композициясен бизәү, оранжировкалау заманның музыкаль казанышларына таянсын”, – диде ул.
Зифа Нагаева еш кабатларга яратканча, җыр­ның әткәсе шагыйрь булса, әнкәсе – композитор. Шагыйрь, көйче, башкаручы берлеге безнең мохиттә ныклы дуслыкка, хезмәт­тәшлеккә таяна. Шулай булгач, без нишләп югалып калыйк?!
Конкурска тәкъдим ител­­­гән һәр җыр җылы каршыланды. Әледән-әле Башкортстан иҗатчылары: Зифа Нагаева, Дилә Булгакова, Фәндидә Харрасова, Гаяз Исмәгыйлев, Флера Шәрипова, Альбина Имаева, Венер Фәттахов, игезәк Юнысовлар, Рәмис Хөснетдинов, Илһам Вә­лиев, ”Премьер-министр” төркеме алып килгән җырларның яңгырап торуы күңелне хушландырды.
Сәхнәне аеруча җан­лан­дырганы Зифа На­гаева­ның “Сүз әйтмәгез ялгызларга” җыры булды, дисәк, һич ялгыш булмас. Рәмис Габбасов аны йө­рәге аша үткәреп, бөтен нечкәлек­ләре белән башкарды. Җыр авторы Зифа Нагаева “Иң яхшы татар җыры” номи­нациясендә икенче урынны алды. Венер Фәттахов һәм Гүзә­лиянең “Әнкәй, мин еламыйм” җыры Гөлсирин Абдуллина башкаруында конкурс бүләгенә лаек булды. Юнысовларның дәртле тойгылар белән сугарылган ”Яз, яз!” җыры төшеп биерлек итеп башкарылды. Ул “Иң яхшы татар җыры” номина­циясендә өченче урынны алды.
Кыям Кормакаев һәм Флера Шәрипованың “Кү­гәр­чен һәм сандугач”ы чит­тә яшәүче милләт­тәш­ләре­безнең туган җи­рен, туган телен ничек сагынуын чагылдыручы гыйб­рәтле әсәр итеп кабул ителде. Аны Алсу Әбел­ханова башкарды. Җыр махсус премиягә лаек дип табылды.
Дилә Булгакованың Рә­мис Хөснетдинов көенә Рәмис үзе башкаруында яңгыраган “Гөнаһлардан беркем азат түгел” җыры Бөтендөнья татар конгрес­сының махсус бүләгенә лаек булды.
Фәндидә Харрасова һәм Гаяз Исмәгыйлевның “Сиңа юллыйм” җыры ”Караш” төркеме башкаруында яшь тамашачыларның күңеленә хуш килде. Аны дәртле итеп, үзләренең стилендә оста башкардылар. Без, өлкәнрәкләр өчен, рэп ятрак булса да, замана яшьләре бу әсәрне алкышларга күмде. Ул да махсус премиягә лаек булды.
Җырлар шулай бер-бер артлы алышынып торды. Без, тамашачылар, бер елмайдык, бер моңайдык, бер кушылып җырладык. Әмма әлеге конкурста мине аеруча әсәрләндергәне “Иң яхшы балалар җыры” номинациясе булды, монда минем Дилә Булгакова сүзләренә язган “Җәй кызы” дигән әсәрем яңгырады. Балаларның ихлас, килештереп биюләре, нәни Әминә Мортазинаның чиш­мә чел­терәвенә охшаш тавышы күңелне үстереп җи­бәрде. Минем сөенечем, дулкынлануларым Күкләр­гә дә барып ирешкән, күрәмсең: әсәр бу номи­нациядә беренче урынны алды!
Кичәдә рухи узаман, халык шагыйре Роберт Миң­нуллин һәм Гөлназ За­рипованың “И, йөрәгем!” җыры үзебезнең танылган җырчы Илһам Вәлиев башкаруында яңгырады. Аңа “Иң яхшы татар җыры” номинациясендә беренче урын бирелде.
Шулай итеп, Казанга бураннар кичеп килгән сән­гать осталарының өметләре акланды. Без “Яңа татар җыры” конкурсында матур җиңүләр яулап кайттык. Гомумән алганда, Рәшит Ваһапов фонды оештырган конкурс татар җырының киләчәк үсеш юлларын ачык билгеләде.
Роза Якупова.
Кушнаренко районы.
Читайте нас