Совет чорында Үзбәкстанның популяр “Ялла” вокаль-инструменталь ансамбленең аталышында цензорлар “Йә, Аллаһ!” сүзе ята дип санаган.
Вокаль-инструменталь ансамбльнең җитәкчесе һәм җырчы Фәрух Закиров моңа болай дип җавап бирә: “Ансамбльнең аталышы нигезендә “Ялалла” сүзе ята. “Ялла” - шатлык һәм бәхет минутларында яңгырый торган шатлык авазлары”.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк: Фәрух Закиров Коръән Кәримне чиста һәм дөрес укый белә. Аның Коръән укуын шушы сылтанма буенча тыңларга мөмкин
https://youtu.be/xr2K2K2Pred6Q“Мин - богема кешесе, - дип белдергән иде 2005 елның 21 октябрендә “Вечерняя Уфа” гәзитендә узган матбугат конференциясендә “Ялла” ансамбле җитәкчесе, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан, Каракалпакстан һәм Ингушетиянең халык артисты Фәрух Закиров. - Матур кием һәм саунаны яратам. Спортка һәм башка мавыгуларга инде вакытым калмый”.
Фото: Хәниф Сөнәгатуллин