Шушы көннәрдә Кырмыскалы районының «Кудесник Ах» иҗади төркеме “Туристик сувенир” Бөтенрусия конкурсында берничә бүләккә лаек булды.
Сәвәләй авылында яшәүче Гүзәл Искәндәрова, бәйгедә беренче тапкыр катнашуга карамастан, “Этнографик сувенир” категориясендә 3нче урын яулады.
- Мине бу бәйгедә катнашуга сувенирлар ясау белән шөгыльләнүче якташым Айгөл Сәйфуллина рухландырды. Брошь ясау идеясе туды. Шулай итеп, зона этабына өч эшемне җибәрдем, шуларның икесе – “Сакал” һәм “Челтәр” – Бөтенрусия этабына үттеләр. Бу юлы катнашучылар да, югары дәрәҗәдә башкарылган эшләр дә күп иде, шуңа җиңү турында уйлап та карамадым. Әлбәттә, җиңүемә шатмын, - ди Гүзәл апа.
Гүзәл Искәндәрова башкорт милли хатын-кызлар киеме һәм бизәнгечләре белән элек-электән кызыксына. Ләкин бу эшкә ул хаклы ялга чыккач кына тотына. Әлбәттә, иң тәүдә тарихны өйрәнергә, байтак мәгълүмат тупларга, эзләнергә, осталык дәресләренә йөрергә туры килә. Акрынлап үзе дә күлмәкләр, түбәтәйләр тегә башлый һәм моның белән ныклап мавыгып китә.
Нәтиҗәдә, ул Дим башкортларының милли костюмын тулысынча тергезүгә ирешә. Әлеге вакытта ул - Бишаул-Уңгар авыл клубы каршында булдырылган “Мирас” фольклор төркеме әгъзасы, хезмәттәшләре белән берлектә күлмәк, кафтан, баш киемнәре тегә, осталык дәресләре оештыра, төрле чараларда чыгыш ясый.
Бу бәйгедә Кырмыскалы районыннан Айгөл Сәйфуллина һәм Әхәт Нурышев та катнаштылар. Шунысы куанычлы, иҗади төркемнең эшләре конкурстан тыш булдырылган махсус премия белән дә билгеләнде. Ә Әхәт Нурышевның агачтан ясалган бал корты киләсе ел символы итеп сайланды. Аны “Туристик сувенир-2022” җиңүчесенә тапшырачаклар.
Әлбәттә, кырмыскалылыларның мондый бәйгедә катнашып, Бөтенрусия этабына үтүе һәм анда да җиңүгә ирешүе – зур казаныш, шул ук вакытта мондый нәтиҗәләр кырмыскалылыларның оста, уңган булуларын тагын бер тапкыр исбат итте.