+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Идел буе театрлары фестивальгә җыела

"Театральное Приволжье" төбәк фестивалендә ике коллектив Башкортстан данын яклаячак.

"Театральное Приволжье" төбәк фестивалендә ике коллектив Башкортстан данын яклаячак.

«Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең ртөбәк этабында җиңүчеләр масштаблы проект финалына әзерләнә.

Быел Башкортстан Республикасы данын ике коллектив яклаячак: Салават шәһәреннән «Арлекин» үрнәкле театр-студиясе һәм Бәләбәй шәһәреннән «Браво» театр-студиясе. Финалчылар Ксения Драгунская пьесасы буенча "Кыяр һәм башка пирожныйлар» спектаклен һәм Оскар Уайльд, Всеволод Мейерхольд, Юрий Бонди, Наталья һәм Юрий Давыдовларның «Йолдызлы малай» әсәрләре буенча куелган «Алинур» спектаклен күрсәтәчәкләр.

Төбәк этабында җиңгән финалчы-спектакльләрнең видеосы Фестиваль сайтында басылып чыккан инде.

Төбәк сайлап алу этабында республиканың 16 яшьләр һәм 25 балалар театры катнашты, алар театр сәнгатенең барлык жанрларындагы эшләрне тәкъдим итте.

Театраль марафон кысаларында төбәк этабында җиңүчеләр яшьтәшләре белән очрашулар үткәрә, перформанслар һәм бушлай концертлар оештыралар.
Проектның финалы март аенда Ижевскида узачак.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда балалар коллективлары арасында «Театральное Приволжье» фестивале җиңүчесе дип Межгорьеның «Пауза» студиясе танылды. Тамашачылар телефон аша тавыш бирү барышында яшь артистлар 89 балл җыйды.

Фото: selskaya-nov.ru


Читайте нас