+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

«Театраль Идел буе» фестивале үтә

«Театраль Идел буе» фестивале Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы буенча үткәрелә.

«Театраль Идел буе» фестивале Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы буенча үткәрелә.

Проект театр сәнгатен популярлаштыруга һәм яшьләрнең күзаллауларын киңәйтүгә, үзешчән театр коллективларына (18-30 яшь) һәм балалар театрларына (6-17 яшь) ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән. Фестивальнең гомум приз фонды 900 мең сум тәшкил итте (балалар һәм яшьләр театрлары өчен дә, 1нче урынны алучылар өчен дә - 200 мең сум, 2нче урынга – 150 мең сум, 3нче урынга – 100 мең сум).

Узган елда «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр экскурсияләрдә булды һәм Мәскәүнең әйдәп баручы театрлары – «Милләтләр театры» һәм Евгений Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры спектакльләрен карады.

2020-21 еллар сезоны үзган елның 15 сентябрендә старт алды һәм быел 27 мартта, Бөтендөнья театр көнендә тәмамланачак. Беренче төбәк этабы кысаларында (сентябрь – декабрь айлары) 416 катнашучыдан (157 яшьләр театры һәм 259 мәктәп, барлыгы 5 000 кеше катнашкан) 28 финалист (һәр төбәктән 1 балалар һәм 1 яшьләр театры) билгеләнде.

Икенче округ этабы кысаларында (гыйнвар – февраль айлары) фестиваль сайтында җиңүче спектакльләрнең видеоверсияләре урнаштырылды, социаль, мәдәни һәм белем бирү учреждениеләре базасында күрсәтүләр оештырылды. 1 февральдән 25 февральгә кадәр эксперт жюрилары тарафыннан тавыш бирү оештырылды.

Өченче йомгаклау этабы кысаларында 27 мартта онлайн-трансляция режимында (Идел буе федераль округының барлык 14 төбәгендә) фестиваль җиңүчеләре - иң яхшы яшьләр һәм иң яхшы балалар спектакльләре, иң яхшы актер, актриса һәм режиссер (аерым яшьләр һәм балалар номинациясендә) игълан ителәчәк.

Барлык төбәкләрдә дә финалистлар, актерлар һәм театр эшлеклеләре катнашлыгында студияләр эшләячәк.
Бүләкләү тантанасы Ижауда узачак.

Фото: deti-nn.ru
Читайте нас