Илеш районы – әдәбиятта аерым урын алып торучы төбәкләрнең берсе. Биредә Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов, Татарстанның халык шагыйрьләре Әхсән Баян, Роберт Миңнуллин туган. Иң актив эшләүче иҗатчыларыбызның берсе Марат Кәбировның да тамырлары Илеш туфрагыннан.
Әлбәттә инде, гөлләр буш урында үсми. Моның өчен җирлек, ягъни әдәби мәдәниятнең көчле булуы кирәк. Әдәби традицияләрнең булуы, кадерләп сакланылуы, үстерелеп яңартылуы, түкми-чәчми яшь буынга тапшырылып торуы гына әдәби сүзгә кызыксыну һәм ихтыяҗ тудырадыр да, мөгаен. Һәм бу эштә китапханәче, укытучы, мәдәният хезмәткәрләренең өлеше бик зур. Илеш районының Бишкурай авылы модельле китапханәсендә узган әдәби бәйрәмне тамаша кылганда күңелдә шундый уйлар туды.
Бу чара Илеш районында “Башкорт теле елы” уңаеннан уйланган әдәби марафон кысаларында оештырылган. Аны илешлеләр “Безнең яклар – кояш, нурлар ягы, кунакчыллык ягы, җыр ягы” дип атаган. Югары Яркәй үзәк китапханәсе директоры Айгөл Якупова, китапханәче Клара Хәлиуллина әйтүенчә, быел марафон районның һәр авылында үтә, аның кысаларында якташ язучыларның иҗатлары, биографияләре барлана, китап презентацияләре оештырыла.
Бишкурай авылы китапханәчесе Рәфилә Гыйлемханова бу җәһәттән берничә якташының иҗатына мөрәҗәгать иткән. Бер уңайдан район, авыл тарихы белән дә таныша бардык. Мәсәлән, авылның оешуын Норкай белән Көсәкәй дигән ике кешегә бәйлиләр. Алар бу җирләргә беренче аяк басучы була. Берничә елдан үзләре белән янә өч кешене алып килеп, шушында төпләнеп калалар. Яз башында алар бишесе дә басуга чыга. Үзләре белән алып килгән әтәчләрне корбан итеп чалып, казан асып, шулпа пешерәләр. Шунда үзләре эшкә керешә, моңа тиклем кеше кулы тимәгән җирнең чирәмен күтәрәләр. Авылны исә Бишкураз, ягьни “биш әтәч” дип йөртә башлыйлар. Тора-бара Бишкураз Бишкурайга әйләнә. Шул ук вакытта “биш бура” дигән аңлатма да билгеле икән.
Бишкурай авылының горурлыгы – ике тапкыр Советлар Союзы герое, гвардия полковнигы, очучы-штурмовик Муса Гәрәев. Муса Гaйса улы 1922 елның 9 июлендә күрше Иләкшиде авылында туган. Аларның гаиләсе берникадәр вакыт Ташчишмә авылында яши. Ә Муса 1937 елда Бишкурай җидееллык мәктәбен тәмамлый. Очучы истәлеген якташлары кадерләп саклый: Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында һәйкәле, музее, Ташчишмә авылында йорт-музее бар, аның исемен йөртүче Бишкурай мәктәбендә бюсты куелган, экспозицияләр булдырылган.
Әдәби марафонда Муса Гәрәевның иҗади эшчәнлеге яктыртылды. Очучының “Штурмовиклар һөҗүмгә бара”, “Ветераннар сафта кала”, “Тормыш һәм батырлык битләре”, “Яшәү һәм хәтер” дигән китаплары киң билгеле. Алар тарихи һәм патриотик җәһәттән кыйммәтен бүген дә югалтмый. Бу хакта укытучы Рәмзилә Хәдимуллина җентекләп сөйләп үтте.
Якташ язучылардан бишкурайлылар шагыйрь Рәшит Фазлыев иҗатына тукталды. Ул 1930 елда Бишкурай авылында туа. 50нче еллардан матбугатта әсәрләре басыла башлый. 1963 елда Казанда “Беренче карлыгачлар” җыентыгында лирик шигырьләре басыла. “Өч Абдулла” дигән юмористик хикәяләр китабы, “Яралы яшьлек” повесте дөнья күрә. Үзнәшер юлы белән байтак китаплар чыгара.
Шулай ук якташлары Мәсгуть Баһманов турында да сөйләп үтте. Аның “Без яшәгән еллар” китабына 136 шигыре тупланган. Мәсгуть Сабирҗан улының “Яшьлек елларыбыз” әсәрен Нәдәния Әминева сәнгатьле итеп укыды. Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән яугир Риза Хәкимовның истәлекләр китабы турында укытучы Ләйлә Рәкыйпова сүз тотты.
СССРның авыр атлетика буенча спорт мастеры, Бишкурай авылында туып-үскән Фәвил Гыйльданов үз чыгышында авылның кыскача тарихына тукталды. Аның “Бишкурай. Туганлык тамырлары” дигән үзнәшер китабы дөнья күргән. Фәвил абый әлеге вакытта Муса Гәрәев исемен тагын да ныграк таныту уе белән яна, туган як тарихы буенча эзләнүләр алып бара.
Чарада кунаклар да катнашты. “Кызыл таң” гәзите журналисты, Бишкурай авылында туып-үскән Зөһрә Исламованың былтыр Уфада китаплары дөнья күргән. “Энҗе чәчәк” җыентыгына хикәя, парча, эссе, этюдлар тупланса, “Бәхет ачкычы”нда публицистик язмалары басылган. М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты Альбина Хәлиуллина хезмәттәшебез иҗатының кайбер үзенчәлекләренә анализ ясады, яшьләрне педагогия университетына укырга килергә чакырды. “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова чарада катнашучыларны матбугат басмаларына язылырга өндәде. Бәйрәмдә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рамил Бәхтизин да чыгыш ясап, бишкурайлыларга изге теләкләрен җиткерде.
Чарада мәктәп укучылары актив катнашты. 10нчы сыйныф укучысы Эльмира Гыйльданова, 5нче сыйныф укучысы Ралина Хәмидуллина сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар. Мәктәп директоры Илвира Әхмәтҗанова, укытучылар кунакларны мәктәп белән таныштырды. “Ак яулык” фольклор төркеме, Бишкурай мәдәният йортының бию коллективы һәм Бәләкәй Бишкурай клубы хезмәткәре Айгөл Муллаянова дәртле җыр-биюләрен бүләк итте.