Элек-электән кешеләр табигатьнең тылсымлы көченә ышанган. Шуңа күрә алар урамнарга чыгып, язның килүен ашыктыру өчен кышны куганнар, шаян такмаклар әйткәннәр, җырлар җырлаганнар. Бүген Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы авылында да Нәүрүз бәйрәме үткәреп, язны күңелле итеп каршы алдылар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре язны каршылауга алдан ук әзерләнде: бәйрәмгә чакырып белдерү язып элде, кызыклы сценарий язды, бәйрәмдә катнашучылар өчен күңелле уеннар уйлады. Ә инде бәйрәм көнне мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкта узачак чарага чакырып, күңелле музыка яңгырап торды. Бәйрәмгә хас булганча, табын да корылды: кайнап торган самавыр һәм тәм-томнар белән кунакларны каршы алдылар.
Бәйрәм мәдәни чаралар оештыручы Зөһрә Ибатуллина җитәкчелегендәге “Энҗеләр” балалар вокал ансамбле чыгышы белән башланып китте.
Менә, ниһаять, бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә дә килеп керде. Ләкин аны Убырлы карчык урлап, үз өенә бикләп куйды. Ә ачкычны кулъяулыгына төреп, кесәсенә салды. Инде нишләргә, дип йөрегәндә, алып баручы шул кулъяулыккка тап булды: яз кызын урлаганда төшереп калдырган, күрәсең, Убырлы карчык. Ләкин бу гади яулык түгел икән шул, аны бары тик җырлап-биеп, төрле биремнәрне үтәп кенә чишеп була. Менә шунда башланды да инде бәйрәмнең кызыклы мәле. Балалар капчык киеп ярышсалар, авылның кызлары һәм апалары яшьлекләрен искә алдылар – көянтә белән су ташу буенча уңганлыкларын күрсәттеләр, ә ир-егетләр исә утын яруда көчләрен сынады.
Барлык биремнәрне үтәгәч, кулъяулыкның төеннәрен чишеп беттеләр һәм ачкычны табып, Нәүрүзбикәне азат иттеләр. Бу күренеш бигрәк үзенчәлекле килеп чыкты: Нәүрүзбикә ишектән чыгу белән, болытлар арасындагы кояшның нурлары җир йөзен тагын да яктыртып җибәрде. “Яз килде... Елларыбыз имин булсы! Чир-авырулар юкка чыксын!..” дигән теләкләрен теләп торды авыл әбиләре, бу күренешне күзәтеп.
Бәйрәм үзешчән сәнгать осталарының моңлы җырлары, Зинфера Фәйзуллина җитәкчелегендәге “Якты моңнар” һәм Фәнзия Өмәтколова җитәкчелегендәге “Юача”фольклор ансамбльләре чыгышлары белән дәвам итте. Бу вакытта теләге булганнар кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйланып, җылып алды.
Бәйрәм яңакыешкылыларның һәм кунакларның күңелендә озак сакланыр, дип ышанасы килә. Чөнки өлкәннәр яшьлекләренә кайткан кебек булса, балалар яңалык, милли бәйрәмебез белән таныштылар.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.