+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Игелекле театр" акциясе узды

Бүген, 20 мартта, «Бердәм Русия» партиясе тарафдарлары төбәк советы күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм оештырды.

Бүген, 20 мартта, «Бердәм Русия» партиясе тарафдарлары төбәк советы күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм оештырды.

«Игелекле театр» акциясе кысаларында яшь тамашачылар һәм ата-аналар өчен балалар спектакльләре күрсәтелде.

Шулай итеп, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында мәдәният учреждениесе буенча экскурсия узды. Балаларга театр тарихы турында сөйләделәр, актерлар белән таныштырдылар. Аннары аларга "Эдвард исемле куянның гаҗәеп сәяхәте" дигән спектакль тәкъдим ителде.

"Чара бик ошады. Мин бу театрда беренче тапкыр, чаршау артын да күрдем, бик кызыклы. Спектакль дә мавыктыргыч», - дип тәэссоратлары белән уртаклашты Уфа районының Авдон авылыннан Владислав Хәйруллин.

Башкорт дәүләт курчак театрында тамашачылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тамаша карый алды.

"Бүген 110нан артык бала әти-әниләре белән театрларга бару мөмкинлегенә ия булды. Без, беренче чиратта, игътибарга, кайгыртуга мохтаҗ булган кешеләрне - аз тәэмин ителгән гаиләләрдән һәм социаль учреждениеләрдән балаларны чакырабыз. Акцияне без, гадәттәгечә, истәлекле даталар уңаеннан уздырабыз. Шулай итеп, бүген бу чаралар Театр көненә багышланды. Киләсе чараны Космонавтика көнендә оештырырга планлаштырабыз", - дип сөйләде Партия тарафдарлары төбәк советы рәисе, "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге секретаре урынбасары Константин Канунников.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас