+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Җәмил Әбделманов - халык артисты!

Кичә Башкортстан Башлыгы республиканың мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан узды.

Кичә Башкортстан Башлыгы республиканың мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан узды.

Бүләкләнүчеләр арасында "Кызыл таң" гәзитенең якын дусты Җәмил Әбделманов та бар иде.

Матур, бәрхет тембрлы, ягымлы тавышы, югары вокал сәнгатенә, чагу сәхнә образына ия булуы, үз өстендә даими эшләве Җәмил Әбделмановны Башкортстанның әйдәп баручы опера җырчылары дәрәҗәсенә күтәрде һәм бу исемлекне аңардан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел.

Аның иҗат портфелендә илебез һәм Көнбатыш Европа композиторлары операларыннан 50дән артык партия бар. Аның күпкырлы иҗаты башкару мөмкинлекләренең киңлеген күрсәтә. Ул академик әсәрләрне дә, халык һәм эстрада җырларын да бердәй оста башкара.

Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты соло концерт программалары белән дә үз тамашачысын сөендерә.

Әйткәндәй, Җәмил Әбделманов кичә безнең редакциянең якын дусты булуын һәм кешелеклелек сыйфатын тагын бер кабат исбатлады. Тантаналы чарадан соң ул туп-туры Илеш якларына - хезмәттәшебез Зөһрә Исламованың китапларын тәкъдир итү чарасына юлланды.

Җәмил Әбделәхәт улын мәртәбәле дәүләт бүләге тапшырылу уңаеннан ихлас котлыйбыз, иҗади уңышлар, гаилә бәхете, корычтай сәләматлек телибез!

Фото: bashinform.ru
Читайте нас