Үткен каләмле әдип урта мәктәптән соң Бөре педагогия институтында белем ала. Озак еллар – районның “Алга” гәзитендә, Казанга күчкәч, “Сабантуй”, “Татар иле”, “Шәһри Казан” гәзитләрендә, “Казан” журналында төрле вазыйфалар башкара. Үзен “таулар илчесе” дип атаган шагыйрь нибары 62 яшендә таулар куенына сыенып утырган туган авылы зиратына җирләнде. Гомеренең соңгы елларында язмыш тарафыннан түшәгенә беркетелгән хәлдә иҗат итүгә мәҗбүр булса да, ул әдәбиятта үз урынын тапкан, әйтәсе сүзен әйткән әдип булды. Каләмдәшләре билгеләвенчә, аның әсәрләренә фикер тыгызлыгы, милли рух, тарихилык хас иде. Аның гамендә туган авыл, туган җир генә түгел, Идел-йорт, халык язмышы, киләчәк турында борчылу, әрнү, җавапсыз мәхәббәт сагышы да бар иде:
“Чамалардан ашар
шатлык көттем,
Күңелемнең ачып капкасын.
Ярый килмәде ул, юкса йөрәк
Ярылыр иде –
Аллам сакласын...”
Талантлы улын туган авылы һич онытмый. Тууына – 70 ел, бакыйлыкка күчүенә 10 ел тулу уңаеннан хәтер кичәләре, авылның 300 еллык юбилеен билгеләгән Сабантуй һәм шәҗәрә бәйрәмнәре, “Саумысыз, авылдашлар!” кебек чараларда аның иҗатына зур урын бирелү, туган йортында тактаташ булдыру, иҗади мирасын тупларга тырышулар әнә шул әйтелгән-нәргә матур дәлилдер ул.
Бәхеткә, сәләтле каләм иясенең быелгы 80 еллык юбилее да күз уңыннан читтә түгел. Хәтер кичәсе алдыннан без, аның авылдашлары, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлар оешмасының Борай район бүлекчә-се әгъзалары туган авылыбыз мәчетендә шагыйрь рухына Коръән аятьләре, сүрәләре укып, сәдака өләшеп, догалар кылдык, каберен зиярәт кылып, тере чәчәкләр салып, догаларыбызны юлладык.
Хәтер кичәсендә исә әдипне дулкынландыргыч, истәлекле хатирәләр белән искә алдык. Чарада аның тормыш юлы һәм иҗаты турында шушы юллар авторы, авылдаш шагыйренең мирасын туплау белән шөгыльләнүче шагыйрә Рафига Усманова, китапханәче Роза Габделхакова эчтәлекле чыгыш ясадылар. Мөхәррәм Каюмовның замандашлары, туганнары, сыйныфташлары, төрле яшьтәге авылдашлары, клуб хезмәткәр-ләре, ул хәтсез еллар хезмәт салган район гәзитенең әлеге мөхәррире Венера Арсланова, авыл хакимияте башлыгы Фәнил Закиров матур истәлек-хатирәләре белән уртаклашты, әдипнең җанга ятышлы, тормышчан яңгырашлы, тирән эчтәлекле, туган тел мөмкинлекләрен тулысынча файдалану үрнәге булган эчкерсез шигырьләрен укып ишеттерде. Кичәдә М. Каюмовның иҗади мирасын туплауны дәвам итү һәм каберенә һәйкәл кую буенча комиссия төзелү дә зур әһәмияткә ия. Җанлы әңгәмәләр бай милли чәй табыны артында ихлас дәвам итте. Язмамны остазым М. Каюмовка багышланган “Кайту” шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Җырларыңнан
һәйкәл койдың гүя,
Мәдхияләр язып авылыңа.
Кайталмыйча
җаның өзгәләнде
Явыз язмышкаең
давылында.
Син, ниһаять,
менә кайтып кердең
Туган авылыңа – Бустанайга.
Сагыныплар,
саргаеплар кайттың
Гөлле табутларда
бөтенләйгә.
Ашкын Гәрәң
көткән иде сине,
Ата йортындагы
сердәш каен.
Син яраткан
болын-кырлар көтте,
Елга ярындагы карагаең.
Ерак сәфәреңнән
каршы алды
Үз “илчесен” мәгърур
горур таулар.
Авылдашлар килде
озатырга,
Моңсу алар, әмма
исән-саулар.
Шагыйрь улын
хөрмәтләде авыл,
Төрендең син аның кадеренә. (Исән икән авылың,
бәхет хәтта
Кереп яту анда кабереңә.)
Җырларыңны отып
туган халкың
Милли рухын назлы
коендырса,
Шагыйрьләргә тагын
нәрсә кирәк,
Соңгы сулыш алгач,
Туган туфрак җылы
сыендырса?
Күп кирәкми, син дә
шуңа разый,
Мин дә бугай шуны
өмет итәм.
Җырың калса халкың
йөрәгендә,
Кирәк түгел икән
берни бүтән.