Сагындым! Сагындым...
Сагындым үзеңне...
Кабатлыйм һаман да
Шул бер үк сүземне...
Һаман бер үк сүзләр
Юллаган хатымда:
«Сагындым! Очрашсак
Икән без тагын да...
Сагыштан нурларым
Качтылар күземнән...»
Ялыксаң, әйт, иркәм,
“Сагындым!» сүзеннән...
Күңелгә бик якын,
Нәкъ синең кебекне
Сагынып яшәүдән дә
Мин бераз бәхетле...