Программада билгеле артистлар, күптән инде тамашачылар сөюен яулаган юмор осталары Шаһит Хамматов, Идел Аралбаев, Илсур Тайсин, Илнур Юламанов башкарган миниатюралар, мәзәкләр урын алган. Шулай ук шоуда башкорт эстрадасы йолдызлары Лилия Ишемьярова, Айгөл Сагынбаева, Ильяс Кинҗәгулов, Сәгыйдулла Байегет, Дияна Ишниязова, Лилия Биктимерова, Фәдис Ганиев, Заһир һәм Рәүф Исәнчуриннар, Искәндәр Газизов, Илшат һәм Илгиз Абдрахмановлар, Сәет Билалов, “Бишбармак” этнопроекты, “Хәзинә” төркеме, “Реннесанс”, “Вираж” ансамбльләре, “Мирас” җыр һәм бию ансамбле катнаша.
Кызыклы да, көлкеле һәм көенечле күренешләргә бай тамаша барыгызның да күңеленә хуш килер дип ышанабыз.
Халыкара көлке көне – 1 апрельдә 18 сәгатьтә көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, җанланып, кәефләрне күтәреп, рәхәтләнеп күңел ачарга рәхим итегез, дуслар!