+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Фәйзи Гаскәров ни өчен Дүртөйлене сайлаган?

1961 елда Мәскәүдә Бөтендөнья яшьләре форумы узды. Анда Дүртөйле районы вәкилләре дә катнашкан.

1961 елда Мәскәүдә Бөтендөнья яшьләре форумы узды. Анда Дүртөйле районы вәкилләре дә катнашкан.

“Билгеле шәхес, Башкортстанда бию сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Фәйзи Гаскәров турында күңелемдә якты хатирәләр саклана, - дип хәтерли Дүртөйле районының Мәмәдәл авылында туган Русия сәүдәсе ветераны Рәфыйк Бәдретдинов. - 1961 елның апрелендә Мәскәүдә узачак Бөтендөнья яшьләре форумына әзерләнгәндә Фәйзи абзый Дүртөйлегә килде. Шушы уңайдан район мәдәният йортына яшьләрне җыйдылар. Максат зур – бию ансамбле оештыру. Өч бию – “Зарифа”, “Печәнчеләр” һәм “Дүртөйле яшьләре биюе” булачак.

Фәйзи Гаскәров ялгызы түгел: билгеле композитор Таһир Кәримов белән репетиторлар алып килгән. Ратмир Бәдретдинов, Наил Тибеев һәм Рафаэль Саматов алмашлап безне биергә өйрәтәчәкләр. Фәйзи абзый башта безне биетеп карады. Еллар үткән саен бер сорау тынгы бирми: нишләп Фәйзи Гаскәров Дүртөйлене сайлаган? Мөгаен, аны Венеция авылының болыннары кызыксындыргандыр. “Печәнчеләр” биюе шунда туды бит.

Безнең сәләтне сынагач, Фәйзи абзый мине башлап биюче итеп тәгаенләде. Күнекмәләр бертуктаусыз көн саен дәвам итте. Үзебезнең төп эшебезгә йөрмибез, биибез дә биибез. Мин 70 килограммнан 46га калдым.

Фәйзи Гаскәров максатына иреште, безне Уфага алып китте. Анда костюмнар һәм аяк киемнәре тектерделәр дә Мәскәүгә юл тоттык. Башкалабызга Башкортстан буенча җыелган сәнгать осталары, үзешчәннәр - җәмгысы 500 тирәсе кеше аерым бер эшелонда бардык. Безне ВДНХ кунакханәсенә урнаштырдылар. Анда ачык сәхнәләр күп иде. Без шул сәхнәләрдә чыгыш ясадык, кайбер көннәрдә ике тапкыр концерт куйдык. Шулай ук М. Горький исемендәге бакчада, заводларның Мәдәният сарайларында да чыгышлар булды. Иң тантаналысы Союзлар йортының Колонналы залында булгандыр, мөгаен. Таһир Кәримов, Әлфәрит Солтанов һәм башка баянчылар уйнап җибәрүгә залның мәһабәт люстралары көйгә кушылып чылтырап яңгыраган кебек тоелды”.

Фото: Рәфыйк Бәдретдинов.
Читайте нас