“Башкортостан” дәүләт концерт залының директоры Вилдан Яруллин әйтүенчә, бу проект - әлеге концерт залы өчен яңа юнәлеш. Ул республика тамашачыларының рухи-эстетик ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен уңайлы шартлар тудыру максатында оештырыла.
Әлеге клубның ике резиденты бар — Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актеры Шаһит Хамматов һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Идел Аралбаев.
Тамашаның продюсеры Рита Өметбаева билгеләвенчә, клубка “Кармак” исеме Шәехзадә Бабичның “Кармак” журналына карап бирелгән. Юморның төрлечә чагылырга мөмкинлеген ассызыклый продюсер.
Башкортстанның “Кармак-шоу” проекты Татарстандагы “Мунча ташы” кебегрәк булмакчы. Тамашада күп эстрада йолдызлары, яңа буын пародистлары һәм комиклары катнашачак. Концерт җырлар белән үрелеп барачак. Алар да, әлбәттә, юмор белән сугарылган булачак. Шул ук вакытта оештыручылар әлеге юмористик проектның өлкән буын яраткан Кәтүк белән Баганайга алмашка килергә тиешлеген дә билгели.
— Ниһаять, минем бер мәйданда төрле юмор осталарын җыю хыялым тормышка ашмакчы, — ди Шаһит Хамматов. — Бу дөньяда үз-үзеңә ирониядән башка яшәү авыр. Клуб чәчәк атсын, кешеләр безнең тамашаны айлар үткәч тә җылылык белән искә алсын иде.
Идел Аралбаев республикабыз районнарында күп талантлы юмор осталары булуын билгели һәм алар шундыйларны эзләп табып, талантларын халыкка күрсәтүне максат итеп куйган.
Әле "Кармак" клубының скетчлары Ютуб каналында күрсәтелә, киләчәктә башка интернет-ресурсларда да урын алачак.
Матбугат конференциясендә артистлар скетчларыннан өзекләр күрсәтеп, һәммәсен ихлас көлдереп тә алды.
Әйткәндәй, тамаша 1 апрельдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтәчәк.