Бүген Уфада татар телендәге "Мулла" кинофильмы күрсәтелде. Бу фильм - икенчесе. Кичә тамашачылар "Әпипә" музыкаль комедиясен караган иде.
"Мулла" кинофильмының режиссерлары - Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров. Ул Туфан Миңнуллинның шул ук исемле әсәре буенча төшерелгән.
Төп герой Әсфәндияр Самат исемле танышыннан мәчет төзелгән авылда мулла булырга дигән тәкъдим ала. Яшь мулланың авылга килүе хәзерге татар авылының тирән проблемаларын ача. Әсфәндияргә бу хәлне чын иман һәм үз холкының ныклыгы ярдәмендә үзгәртергә туры киләчәк.
Чарада киноның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова да катнашты. Ул кино карарга килгән тамашачыларга һәм татар киносын Башкортстанда күрсәтергә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде.
Ә инде кино тәмамлангач, тамашачылар һәм журналистлар белән аралашу да узды.
Фото: Зөһрә Исламова.