Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә.
Бер ел элек, 27 мартта, кинәт фани дөньядан киткән мәшһүр әдип, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесенең балачак һәм үсмер елларын барласаң, анда Илеш районының байтак авыллары телгә алына. Менә игътибар итегез! Аның әтисе Мөгаллим Миңнегол улы сугыштан кайткач, Нәҗәде авылына килеп урнаша, Исәмәт авылында туган Гөлҗәүһәр Кирам кызы белән гаилә кора. Шушында 1948 елның 1 августында тәүге балалары
Роберт туа. Гаилә бераз вакыт Кыпчак авылында яшәп ала. Сабыйга бер яшь тулганда гаилә башлыгының туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнәләр. Малай шундагы башлангыч мәктәпкә укырга төшә. Арытаба Аккүз
сигезьеллык мәктәбенә китә. Мөгаллим ага да шушы авылда урнашкан колхоз идарәсенә йөреп хисапчы булып эшли. Кызганычка каршы, олы улы унбер яшьтә чакта ул, биш сабыен ятим итеп, нибары 41 яшендә кинәт вафат була.
Гомер юлы Роберт Миң-нуллинны белем үрләренә дә, әдәбият дөньясына да туп-ту-ры гына илтеп җиткерми әле. Дүртенче сыйныфтан соң улын Гөлҗәүһәр апа Уфадагы данлыклы 1нче интернат-мәк-тәпкә дә, Нефтекама интернатына да алып барып карый, ләкин берсенә дә урнаштыра алмый. (Соңрак шагыйрь бу вакыйганы “Интернат малае була алмадым” дигән язмасында бәян итте. “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” китабы. 2002 ел).
Аккүз сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, егет бераз вакыт Уфа сәүдә-кулинария училищесында укый, аннан кайтып, авыл китапханәсендә һәм колхозда да эшләп ала. Тугызынчы сыйныфка район үзәге Югары Яркәйгә бара. Ләкин бер елдан Карабаш мәктәбенә күчеп, урта белем турындагы таныклыкны шунда ала. БДУ студенты булу хыялы тормышка ашмый. 1966-68 елларда Илеш районы “Маяк” гәзитенең әдәби хезмәткәре булып эшли. Шунда журналистиканың тәүге чыныгуын ала, шигърияткә ныграк тартыла бара.
20 яшендә юллар аны Казан дәүләт университетына алып китә. Татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты чагыннан ук талантлы яшь шагыйрь булып таныла. Яшь шагыйрьләрнең 1971 елда үткән 5нче Бөтенсоюз фестивалендә аның иҗатына да югары бәя бирәләр. Бу чарада актив катнашкан өчен Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә.
Якташыбыз 1973 елда университетны тәмамлап, “Яшь ленинчы” гәзите редакциясенә эшкә керә. (Шул ук елны Югары Яркәйдә туып-үскән Клара Әмир кызы Исламова белән гаилә кора). Р. Миңнуллин 1977-83 елларда “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, җаваплы секретаре булып эшли. Бер үк вакытта без аны Татарстан телевидениесендә “Шигъри тәлгәшләр” дигән тапшыруның авторы һәм алып баручысы буларак та белә идек. 1983-86 елларда телевидениенең баш мөхәррире вазыйфасын башкарганнан соң “Сабантуй” (элекке “Яшь ленинчы”) балалар гәзите мөхәррире итеп тәгаенләнә. Дистә ел чамасы гәзиткә җитәкчелек итеп, 1990 елдан Татарстанның халык депутаты сыйфатында сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе мәшә-катьләренә дә күмелә. 2000 елда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары итеп сайлана. Республиканың югары органындагы фидакарь эшчәнлеге ике дистә ел дәвам итә. Моннан тыш әле ул Та-тарстанның Балалар фонды, шулай ук, Язучылар берле-генең балалар әдәбияты секциясе рәисе дә булып тора.
Роберт Миңнуллинның иҗаты белән ныклап кызыксына, шигырьләрен даими укый башлавыма 50 ел тулып килә икән инде. Аларны, әлбәттә, иң тәүдә “Кызыл таң” битләрендә укыдым. Яшь шагыйрьләрнең Казанда 1970 елда басылган “Беренче карлыгачлар” җыентыгында. Аннары үзенең китаплары кулга берәм-берәм килеп керә башлады: “Бәхетле булыгыз” (1976), “Акбай цирк карый” (1978), “Сөенсеннәр әле каеннар” (1979), “Җиде абый тай җигә” (1980), “Айга очтык!” (1982). Ә тиражлары соң! Тугыз мең-ун мең данә.
Соңрак, шәхсән танышып, очрашып, сөйләшеп йөри башлагач автограф язып бүләк иткән китаплары да миндә байтак җыелып киткән. Мәсә-лән, “Талбишек” (1995), “Әнкәмнең догалары” (1995), “Уфа – Казан юллары” (1998), “Шагыйрь генә булып калалмадым” (1998), “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” (2002), бертуган энесе, фән докторы, институт директоры Ким Миңнуллин белән берлектә язган “Тел язмышы – халык язмышы” (2008) һәм башкалар. Кайберләренә рецензия дә, автор белән әңгәмәләр дә бастырдым.
Шагыйрь-публицист-сәясәтченең җиде томлыгы эш бүлмәмдәге шкафның иң түрендә тора. Барлык том да бер үк вакытта – 2007 елда басылып чыккан. Һәркайсы 525-575 биттән торган зур форматлы китаплар. Шигырь-ләр, иҗади портретлар, ре-цензияләр, публицистик мәкаләләр, юлъязмалар, парламент трибунасыннан ясаган чыгышлары... Ул томның теләсә кайсысын ачып кара – күпме фикер, күпме фәһем, мәгъ-лүмат аларда!
Роберт Миңнуллинның тормышы, киңкүләм эшчәнлеге, иҗаты, әлбәттә, татар җәмәгатьчелегенең игътибар үзә-гендә. Аңа багышланган вакытлы матбугат материаллары гына түгел, саллы китаплар, фәнни хезмәтләр дә нәшер ителде. Бу җәһәттән әдә-бият белгече Равил Рахма-ниның беренче томга кереш итеп бирелгән язмасына тукталып үтик:
“Роберт Миңнуллинның беренче мөстәкыйль җыентыгына кергән дистәгә якын шигыре инде үзенең кызыклы чишелеше, профессиональ яңгырашы белән игътибарны җәлеп итә. “Әнкәй” шигыре исә тиздән шагыйрьнең визит карточкасына әверелә... Күренекле композиторыбыз Сара Садыйкова һәм җырчы Зөһрә Сәхәбиева җырның тарихи яңгырашын тыңлаучыга бөтен нечкәлегендә илтеп җиткерергә омтыла... Бу җыентыкка кергән икенче – “Килен төш-кәндә” шигырь-җырының да (Рөстәм Яхин музыкасы) язмышы беренчесенекеннән, шәт, әллә ни калышмыйдыр... Китабының исеме итеп алынган “Бәхетле булыгыз!” шигыре (Резеда Әхиярова музыкасы) авторның үз укучысына җиткерәсе изге теләкләрен чагылдыра. Ул – публицистик яңгы-рашлы җыр...
Моннан соң дөнья күргән китапларында автор үзенең бу уңышлы дебютын кыю дәвам итәргә омтыла. Беренче җырларындагы шигъри моң, өзелмәү генә түгел, шигырьдән шигырьгә күчеп ныгый-тирәнәя бара. Иҗат кешесе өчен үз моңыңны табу бер кыен булса, аны саклап калу икеләтә авыр. Кайлардан килә соң бу моң чишмәсе шагыйрьгә? Ни өчен аның иҗаты тирән, мул сулы? Миңа калса, ул моңның шагыйрь йөрәгендә өч зур чыганагы, өч зур коесы бар...”
Равил Рахмани ул моң чишмәләренең, “беренчесе – аның әрнүле балачак хатирәләре; икенчесе – шулай ук инде еллар томанына күмелеп югалган яшьлеге һәм туган авылы; өченчесе – 1968 елдан бирле үзе яшәүче Казаны белән туган төбәге Башкортстан туфрагы арасында гомерлек сәфәргә чыккан, Уфа – Казан юлында сагынып һәм ашкынып, бәргәләнеп һәм сулкылдап типкән шагыйрь йөрәге”, дип раслый.
Гәзитебез битләрендә мин инде күп тапкырлар билгеләп үтүемчә, Роберт Миңнуллин Башкортстанның сөекле улы иде. Моның шулай икәнлеген ул бөтен тормышы, киң колачлы иҗаты белән раслады. Санап бетергесез шигырьләре, җырлары, публицистик язмалары белән. Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев болай дип язды: “Шагыйрь безнең республикада еш була, туган ягының йөрәк тибешен тоеп, рухи тормышындагы һәр яңалыкны белеп-кичереп яши, матбугатыбызны, китапларыбызны укып барырга тырыша. Күренекле шәхесләр биргән Башкортстан авыллары буйлап Роберт Миңнуллин сыман гаиләсе белән сәяхәт итүчеләрне үзебезнең әдипләр арасында бик еш ишеткәнем юк. Каләмдәшем Башкортстандагы төрле чараларга чит кеше булып килми, газиз төбәгенә канатланып кайтып төшә, күрше өенә түгел, туган йортына сагынып килә”.
Бу сүзләргә шуны да өстик: Татарстанның халык шагыйре (2005) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1998), шулай ук Муса Җәлил (1982), Абдулла Алиш (1997) исемендәге премияләр лауреаты, Г. Х. Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом (1993) иясе Роберт Миңнуллинга “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме (1998) һәм республикабызның данлы Фатих Кәрим исемен йөртүче төбәкара әдәби премия бире-лүне дә законлы күренеш дип исәплибез.
Роберт Миңнуллин “Кызыл таң” якын һәм тугры дусты, актив авторы да иде. “Кызыл таң” гимнының сүзләрен дә Роберт Миңнуллин язды. Ул замандагы барлык татар балаларыныкы кебек, аның да өс-тәлендә “Әлифба”, “Татар теле” китаплары янәшәсендә безнең гәзит тә яткан. Чыгышларында, истәлекләрендә бу хакта еш телгә ала иде ул. Мәктәп укучысы Роберт тәүге шигырьләрен дә “Кызыл таң”да бастыра башлаган, редакциягә теге яки бу сорау белән хатлар юллаган һәм аннан бик ихлас җавап алган. Гомумән, бөтен иҗат гомере буена бездә аның шигырьләре генә түгел, төрле буын каләмдәшләре һәм сәнгать кешеләре (республикабызда туып-үскәннәр) турында күләмле мәкаләләре даими басылды. Кем яисә нәрсә хакындадыр язу буенча ул редакция үтенечен бервакытта да кире какмады. Редакция оештырган бәйрәмнәрдә, тантаналарда гәзитнең күптәнге укучысы һәм авторы буларак та, Татарстанның югары вазыйфалы кешесе буларак та катнашты. Аның тирән фикерле, фәһемле, шул ук вакытта лирика һәм юмор белән сугарылган чыгышлары, шигырьләре һәм җырлары кебек үк, һәрберебезнең хәтерендә саклана. “Кызыл таң” журналистларының күпчелеге, Казанга барганда, Роберт Мөгаллим улы янына кереп, киңәшләшергә, фикер алышырга тырышалар иде.
Фәрит Фаткуллин.