Бүген – Бөтендөнья театр көне.
Туймазы татар театры – республикада эшләп килүче дәүләт театрларының берсе. Театр көне алдыннан Туймазы театрында премьера спектакле үткән. Коллектив Степан Лобозевның “Әстәгъфирулла!” әсәрен сәхнәләштергән.
Спектакльне театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев сәхнәгә куйган. Рәссамы – Рима Госманова. Рольләрне Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов, Башкортстанның атказанган артистлары Гөлназ Латыйпова һәм Рәсилә Сәлимгәрәева, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Алик Зәйлалов, Гөлназ Ибәтуллина, Рөстәм Шәйхумов башкаралар.
Тамашачылар зал тутырып килгән иде. Пандемия белән узган шушы бер ел эчендә кешеләр чын-чынлап аралашуга, күңелле очрашуларга, серле могҗизалар дөньясында сәфәрләргә, кыскасы рухи азыкка бик нык сусаган иде.
Спектакльнең баш режиссеры Илнур Муллабаев та нәкъменә кешеләрнең күңелендәге авыл уйларны бераз тарату, аларның проблемаларын беразга гына булса да оныттыру өчен нәкъ менә комедия жанрын сайлаган. Ахыр чиктә сәхнәдә көнүзәк тамаша килеп чыккан.
Тамашачы спектакльне җылы кабул итте, тын да алмый карады. Спектакль тәмамлангач, зал – алкышларга, артистлар гөлләмәләргә күмелде. Тәбрикләүләр, җылы сүзләр яңгырады.
Бүгенге көндә театр коллективы тамашачы хөкеменә тагын бер премьера чыгарырга әзерләнә. Илшат Йомагулов пьесасы буенча “Ятлар белән чуалсаң” дип аталган спектакль өстендә эш бара.
Аны Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең башкорт драма театры сәнгать җитәкчесе Айдар Зарипов сәхнәгә куя. Рәссамы – Русиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов. Композитор – Лиана Бикбаева. Балетмейстер – Дамира Амангилдина.
Гаилә проблемаларын яктырткан сәхнә әсәрендә театрның барлык артистлары катнаша.
Премьера апрель ахырына планлаштырылган.
Фотолар: Туймазы театры архивыннан.