Күренекле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташка рәхмәт сүзем.
“Рәдиф Гаташ — Кеше һәм Шагыйрь буларак, интеллектуаль үсешнең югары дәрәҗәсенә күтәрелгән зыялыларыбызның иң күренеклесе. Ул — заманның шигъри пәйгамбәре...”
Резеда Ганиева, КФУ профессоры.
Миңа Туган илебезне данлаган Башкортстанның һәм Татарстан-ның күренекле шәхесләре хакында шактый язарга туры килде. Алар арасында бәрәкәтле Кушнаренко районы җирендә туган легендар тракторчы Мөнирә Шәйбәкова, талантлы шагыйрьләр Рәшит Гатауллин, Әсхар Кәшфуллин, партия-нең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Рәшит Мусин, Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров, әлбәттә, шушы изге туфрактан булган Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гатауллин-Гаташ та бар.
Хәер, мөселман дөньясын шаулаткан үзенчәлекле шагыйрь Рәдиф Гаташ хакында бик күп бәян ителде. Танылган әдипләр, галимнәр, журналистлар аның турында кинәнеп, тәфсилләп төрле телләрдә язды. Бу тәңгәлдә өстәп язарга сүз дә калмаган кебек. Шулай да олуг әдибебезнең юбилее чорында балык кебек су төбендә тыныч калу килешмәс. Нәрсә дисәң дә, күптәнге танышлар, якташлар бит әле без! Гомер агышында очрашып кочаклашкан, ихлас гәпләшкән чаклар да булды.
Әдип хакында “Гаташнамә” дигән кирпеч калынлыгында махсус китап чыгу, әлбәттә, олы мәртәбә. Юк, мин аның саллы иҗатына анализ бирергә җыенмыйм, нибары шагыйрьнең күркәм кешелек сыйфатларына, кош очкан биеклектән булса да, аның иҗат бакчасына бер караш ташламакчымын.
Ихлас аралашучан Рәдиф абый белән безгә беренче тапкыр 1978 елның кышында иҗат казаны кайнап торган матбугат йортында – “Казан утлары” журналы редакциясендә очрашырга туры килде. Баксаң, якташымның “Ирләр булыйк” дигән чираттагы китабының “табадан төшкән” чагы икән. Бу китап миңа да истәлекле бүләк булып тапшырылды. Якташымның туганнарча җылы карашы, миңа булган мөнәсәбәте күңелемә сары май булып ятты. Андый мәрхәмәтле кешеләр гомер буе онытылмый икән. Кайтыр юлга чыккач, шигъри күчтәнәчтән авыз итәргә булдым:
Ирләр булыйк һәрвакыт,
һәм һәр адымда.
Малай чакта – уйнаганда,
күккә карап төрле уйлар уйлаганда,
кыйналганда...
Гомер тавының җитмешенче баскычына үрләгәндә дә бу тирән мәгънәгә ия булган шигъри юлларга хәйран калам. Шагыйрь әйтмешли, ирләр булыйк, кайгы-шатлык килгәндә дә, якыннардан аерылганда да, юллар үтеп, арыган чакта да, ир булгач та, картайгач та...
Шигырьне күтәренке тон белән укыганда ул тагын да аһәңле, сагышлы-моңлы булып яңгырый. Ә инде автор үзе укыса, ул ораторларча куәтле, шагыйрьләрчә илаһи тавышы белән тыңлаучыларны шунда ук әсир итә. Тормышны ихлас яратучы лирик герой образы күңелгә яшәү дәрте өсти. Кайчандыр бу шигырьне үзе укып, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов кебек күренекле әдипләрне дә “әсирлеккә” алган ул. Гариф Ахунов болай дигән: “Дөньябызга өр-яңа бер шагыйрьнең килүен күрдем мин шунда. Менә кем трибун Такташны алыштырачак!”
Әйе, бүген дә табигать баласы булып калган лирик һәм романтик шагыйрь Рәдиф Гаташ әдәбият мәйданына табигый таланты белән бәйгеләрдә ярсып чапкан тай кебек килеп керә. Аның җылы хис, наз, яз сулышы бөркелеп торган шигырьләрен укыган саен укыйсы килеп тора. Тумышы, бар булмышы белән кылдай нечкә, самими, шигъри күңелле зат. Хәер, Рәдиф Гаташ җиребезгә ямь өстәп, яз килгәндә – кояш сихри нурларын мулдан сипкәндә дөньяга аваз салган бит.
Әтиләре фронтта мәңгелеккә башын салгач, тол калган теремек Сәвия апа, тәмам җилекләргә үтеп кергән язмыш җилләренә каршы барып, өч баласын да югары белемле иткән. Рәдиф исә Башкорт дәүләт университетында укы- ганда зур мәшәкатьләр белән нурлы Казанга – университетка күченә. Ул каникул чорында туган авылына – Марска кайтып, газиз әнисенә мөмкин кадәр ярдәм итә. “Нужаны күп кимергән” әнкәсен, туганнарын, авылдашларын һәрдаим сагынып яшәгән шигъри күңелле егет, еллар дәвамында рухи күчтәнәчләрен дә җибәреп тора:
Әнкәй, чакыр мине, чакыр авылыма,
Кайтар һаман асылыма
Туган туфрагымны кайтып күрим...
Әлбәттә, без һәммәбез дә иң тәүдә әнкәй-әткәйгә, кендек каны тамган туган җиребезгә бурычлы. Ә менә бер генә тапкыр күзләрен сирпеп карарга насыйп булмаган кеше әтисен ничек инде юксынмасын?! Һәм ятимлек җилләре ба- шын сыйпаган егетнең күңелендә шигырь ярала:
...Кояшта, бәлки,
аның көлүе чагыла,
Йолдызларда аның карашыдыр;
Төсе итеп ал таңга табынам.
Яшел җирне саклап,
кара җирдә калган
Әтиемне сагынам...
Сагыну, җирсүлек кече Ватаныңны – Башкортстанны күзаллаганда, анда юллар кисешкәндә, якташлар белән ихлас очрашканда аеруча ачык сизелә. 2000 елда Бәләбәй шәһәрендәге очрашу аеруча истә калган. Биредә Башкортстан, Татарстан, Чувашстан әдипләре катнашлыгында “Илһам чишмәләре” шигърият бәйрәме үткәрелде. Бу чарага күренекле шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исе-мендәге премиянең беренче лауреаты Рәдиф Гаташ та чакырылган иде. Мине күреп алуга, ерактан ук: “Сәлам Дим буе егете – Әнвәр дус Сөләйман”, – дип, кочагын җәеп, ихлас исәнләште. Кешенең ихтирамы, гадилеге әллә каян күренеп тора. Берәү булса, күрмәмешкә дә салышыр иде. Сөйләшеп киттек. Шунда ук ул миңа “Бу — сиңа кылган догам” китабын изге теләкләрен язып бүләк итте. Баксаң, аңа да кайчандыр Бәләбәй педагогия училищесында укыган райондашым, патриот-шагыйрь Фатих Кәрим премиясен тапшырачаклар икән. Соңыннан ул җыелучылар алдында өч республика шагыйрьләренә бирелгән премияне ул халыкара бүләк кебек кабул итүен әйтте.
Поэзия тулпарын иярләп, бәйгеләрдә ал бирмәгән Рәдиф Гаташ элек-электән Башкортстан әдипләре Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми, Рафаэль Сафин, Вазыйх Исхаков һәм башкалар белән аралашып яшәде. Соңгы елларда аның Уфага Татарстан Хөкүмәте делегациясе составында килүе, Габдулла Тукайга һәйкәл ачуда катнашуы, ике республика иҗат әһелләре белән 84нче татар гимназиясендә булуы, халык алдында чыгыш ясавы – һәммәсе иҗади бәйләнешләрне ныгытуга ышанычлы адым булды.
Кемгә ничектер, Рәдиф Гаташ белән һәр очрашу минем өчен бер бәйрәм булды. Ул гомер буе “Казан утлары” журналы редакциясендә поэзия бүлеген җитәкләгән чорда кабинетындамы,фатирындамы, урамдамы, үзен гаҗәеп авылча, тыйнак, гади тотты. “Гадилектә – бөеклек”, – дип юкка гына әйтмәгән-нәрдер. Шулай, аның белән Казанда төнлә мәшһүр артист, якташыбыз Айрат Арсланов яшәгән йорт янында очраш-ык. Минем Башкортстаннан чыккан шәхесләрне барлап, алар белән очрашып йөрүем. Ул хәл белеште дә: “Җитәр эшләргә, әйдә безгә кунарга киттек, Башкортстан патриоты”, – диде. Тормыш иптәше Римма ханым (Казан югары уку йорты доценты) авырып торса да, без чәй артында шактый гына сөйләштек. Оныклары Арсланны, Тимурны, уллары Салаватны да искә төшердек. Гәпләшү барышында Рәдиф Кәшфулла улының кабатланмас шәхес, табигый талант икәнлеге, гадәттән тыш күп укуы, дөнья әдәбиятын яхшы белүе тагы да ныграк ачылды. Хәтере дә искиткеч. Үзенең шигырь-поэмаларын гына түгел, Тукай, Бабич, Такташ, Атнабай шигырьләрен яттан сөйләгән, “тере энциклопедия”гә әверелгән әдипкә нәрсә дип әйтәсең?! “Китап безне кеше иткән”, – диюе белән шагыйрь хаклыдыр...
Китап, дигәннән, Рәдиф Гаташның егермедән артык җыентыгы татар, башкорт, урыс, инглиз, төрек, әзербайҗан, латыш, литва телләрендә басылуы, аларны дусларына, туганнарына автограф белән ихлас таратуы – үзе бер мәрхәмәтлелек, юмартлык билгесе. Болардан тыш, ул якташлык төшенчәсен дә йөрәгенә бик якын кабул итә. Башкортстанда туып, Татарстанда яшәгән һәм Башкортстанда якты эз калдырган Татарстанның күренекле шәхесләре хакында ике кисәктән торган “Җирдәге йолдызлар” исемле китабым Уфада чыккач, Казанда 2018 елда иҗат кичәм үтте. Геройларымны да чакырдым. Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Кәшфулла улы Гаташ тәүгеләрдән булып сөенеч бүлешергә килде. Якташлык шунда сынала, кечелеклелек, мәрхәмәтлелек шунда күренә дә инде. Алай гына да түгел, ерактан килгән иҗатташ дустына кыйммәтле бүләген һәм “Гаташнамә” дигән саллы китабын да тапшырды. Анда: “Якташым Әнвәр дус Сөләйманга – игелекле җаны белән Башкортстаннан чыккан әһелләрне туплап язган мәрхәмәтле затка – әдипкә. Рәдиф Гаташ. 5. 04. 2018”, дип язган. Бәйрәмемнең бизәге булган, үсендереп әйтелгән ихлас теләкләре өчен остазыма мәңге рәхмәтлемен. Халык шагыйре Әнгам Атнабай әйтмешли: “Кешегә бер җылы сүз җитә”. Халык шагыйре Фәнис Яруллинның сүзләрен өстисе килә: “Рәдиф Гаташның миңа ошаган бер яхшы сыйфаты – башкалар уңышына сөенә белә. Аның кебек үткен карашлы, зирәк зиһенле, шигърияткә илаһи бер дөнья итеп караучы олуг шагыйрьгә юлыгу – яшь шагыйрьләр өчен әйтеп бетергесез зур бәхет... ”
Дөрестән дә, танылган шагыйрьләр аңа бүген олы ихтирам белән мөгаллимем, остазым, хәлфәм, дип дәшә икән, бу горурлык түгелмени?! Казахның атаклы мәгърифәтчесе Абай Кунанбаевның: “Шигырь — сүзнең патшасы, яратып әйтәдер ир данасы (укымышлысы)”, – дип юкка әйтмәгәндер. Газәлләр, робагыйлар да иҗат итеп, укучыны таң калдырган Рәдиф ага Гаташ исә, шигырь — матурлык дөньясы булырга тиеш дип фаразлый. Аларда нечкә психологик кичерешләр, философик фикерләү, самимилек, ихласлык яралып ята. Шагыйрь, үз чиратында, борчулы хисләрен дә укучыга сиздерә:
Шагыйрь үлү –
йолдыз сүнү, югалу...
Күңелләрдә уелып нур калу...
Ә матурлык, мәхәббәт җырчысы булып миллионнарның бәгыренә иңгән, күңелләренә сеңгән, поэзиябезнең алтын баганасына әверелгән Рәдиф Гаташның шактый гына җырлары да, “тарихларда укып ятларлык” шигырь-поэмалары да яраткан укучыларын озак еллар сөендерер әле...
Әнвәр Сөләйманов,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
Фатих Кәрим,
Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты.