Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Юлдаш Ураксин белән әңгәмә.
Шушы көннәрдә Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә 185 еллык юбилеен билгеләде. Шул уңайдан аның директоры Юлдаш Ураксинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Юлдаш Зиннурович, Милли китапханәгә – 185 ел... Тарих күзлегеннән караганда бу зур сан.
– Милли китапханәнең рәсми юбилей датасы булып 25 март санала. Бу көнне 1836 елда Уфада Дворяннар җыены каршындагы губерна китапханәсе үз ишекләрен ача. Бүген китапханә фондында 3,3 миллион берәмлек ядкәр саклана. Ел саен китапханәгә 200 меңгә якын китап укучы йөри, аларга 1,6 миллионга кадәр басма бирелә.
Китапханәдә революциягә кадәр һәм революциядән соңгы чордагы 43 меңнән артык сирәк һәм борынгы басма китап һәм кулъязмалар, гәзит- журналлар саклана. Аларның якынча 900 нөсхәсен XVII-XVIII гасырларга хас уникаль ядкәрләр исәбенә кертергә мөмкин.
Гарәп графикасындагы 12 мең берәмлек китап һәм кулъязма тикшеренүчеләрдә аеруча кызыксыну уята. Иң борынгы басма булып 1725 елда Англиядә нәшер ителгән китап санала. Пакистан, Һиндстан, Гыйрак, Иран, Согуд Гарәбстаны, Тунис, Сүрия (Алеппо), Азәрбайҗан (Баку), Грузия (Тифлис), Үзбәкстан (Ташкент һәм Бохара), Төрекмәнстан типографияләрендә чыгарылган китаплар һәм вакытлы басмалар бар.
Славян әдәбияты басмалары аеруча кызыксыну уята. Дашковлар нәселе коллекциясе уникаль. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында башкорт әдәбиятының үсеше Мифтахетдин Акмулла, Мәҗит Гафури, Шәехзада Бабич иҗаты белән бәйле. Аерым алганда, сирәк басмалар фондында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең беренче китабы саклана.
– Кайчандыр китаптан да кадерлерәк, затлырак бүләк юк иде. Хәзер электрон китапларга күчеп бетеп барабыз. Китапханәнең бу юнәлештә заман белән бергә атлавы ничек тәэмин ителә?
– Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә үз электрон мәгълүмат ресурсларын да булдыра, аларны дөньяның зур җитештерүчеләрдән дә сатып ала, милли һәм дөнья мәгълүмат ресурсларына да юл ача. 2013 елдан “Милли электрон китапханә” проекты эшли. Санлаштыруны үстерү кысаларында китапханә системасы эшенең берничә төп юнәлешен билгеләп үтәм.
Беренчедән, бу ерактан торып аралашу өчен электрон ресурсларны үстерү, ул зур популярлык казана. Милли китапханәгә йөрүчеләрнең түләүле электрон ресурслар базаларыннан бушлай файдалана алуы турында сүз бара. Китапханәгә дистанцион язылуның яңа төре – Милли китапханәнең сайты аша электрон китап укучы билеты алу гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә электрон документлар фонды 7,1 миллионнан артык басма тәшкил итә.
Икенчедән, дәүләт һәм муниципаль китапханәләрнең электрон каталогларын һәм мәгълүмат базаларын булдыру – мөһим бурыч. Ягъни, бүгенге көндә булган кәгазь каталоглар системасын электрон формага күчерү. Бу эш 2012 елдан башлап алып барыла, әмма аны тәмамлау өчен әле вакыт кирәк.
“Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Санлы мәдәният” проектын тормышка ашыру кысаларында 2018 елдан Милли китапханә ел саен 100 данәдән артык китапны санлы форматка күчерә һәм аларны Милли электрон китапханәдә урнаштыра. 2024 елга 600 ядкәр-китап санлаштырылачак.
Шулай ук Башкортстан язучылары әсәрләрен һәм вакытлы басмаларны санлаштыру бара. Электрон форматта коллекцияләр формалаштырыла һәм аларның барысын да “Башкортстанның Милли электрон китапханәсе” сайтында карау ирекле.
Өченчедән, заманча мәгълүмати китапханә системаларын кулланып, заманча ачык китапханә моделен булдыру бурычы тора.
Китапханәдә кулланучыларның югары тизлекле “Интернет” челтәренә керү мөмкинлеге бар, “Милли электрон китапханә”гә керү нокталары булдырылган.
Даими рәвештә эшнең яңа төрләрен эзләү бара. Мәсәлән, “Китапханә китап укучыга бара” акциясе үтте, аның ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның Интернет аша китапларга заказ бирү мөмкинлеге барлыкка килде, китап өйләренә илтеп бирелә.
Узган ел беренче тапкыр Башкортстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән яшь шагыйрьләрнең һәм язучыларның “Проба пера” дип аталган республика әдәби конкурсы үтте. Анда барлыгы 305 кеше катнашты. Жюри 12 номинациядә 36 җиңүчене билгеләде.
– Юлдаш Зиннурович, Сез шәхсән үзегез электрон китапка өстенлек бирәсезме, әллә инде кәгазь варианткамы?
– Мәгълүмат тапшыруның электрон чараларына күчү – объектив процесс.
Дөньяда мәгълүмат күләме арта бара һәм аны тәкъдим итү чаралары басма продукция белән генә чикләнә алмый. Монда мөһим проблема булып, мәгълүматны саклау өчен серверлар булдыру, аларны киңәйтү тора. Мәгълүмат тапшыручы электрон чаралар актив үсә. Әлбәттә, бүгенге көндә, күпчелек китап укучылар (һәм шул исәптән мин дә) традицион китап укуны хуп күрә. Шул ук вакытта электрон гаджетлар яшьләр арасында популярлаша бара. Шуны билгеләргә кирәк, санлаштыру китапның кыйммәтен төшерми, укуның әһәмиятен киметми, хезмәтләр күрсәтүне тизләштерә.
– Милли китапханә республика һәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге төрле грант проектларында катнашу буенча гаять зур эшчәнлек алып бара. Шушы хакта да сөйләгез әле.
– Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә башлангычы белән гамәлгә куелган Башкортстан китапханәләре ассоциациясе 60тан артык төрле катлаулы чараны тормышка ашырды. Ассоциация Башкортстанның бөтен территориясендә китап укуны үстерү буенча проектларны тормышка ашыра.
2018 елда Башкортстан Башлыгының “Алтын киштә” проекты буенча дәүләт телләрен һәм Русия халыкларының телләрен, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү өчен 5 миллион сумлык гранты тормышка ашырылды. 13273 данә китап сатып алынды.
2020 елда “Кәрим Хәкимовның тере китабы” проекты буенча Башкортстанның Гражданнар җәмгыятенә булышлык фонды грантын оттык. Грант акчасына урыс һәм башкорт телләрендә “Кәрим Хәкимовның тере китабы” дигән китап-комикс чыгарылды. Республика китапханәләре яңа комиксны үз фондларына алды.
– Китапханәнең юбилее ничек үтәчәк?
– Милли китапханәнең 185 еллык юбилеена чаралар планы әзерләнде. Төп чара – “Хәзерге дөньяда милли китапханәләрнең роле” дигән темага Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция булачак. Ул апрель аенда онлайн-форматта узачак. Шулай ук юбилейга багышланган күргәзмәләр, “түгәрәк өстәл”ләр, очрашулар оештырылачак. Чөнки бу бәйрәм, беренче чиратта, Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен һәм аның ничек узуы күбесенчә үзебездән тора.
Китап күргәзмәсе китапханә эшенең иң киң таралган формасы булып тора. Гомумән алганда, ел саен теге яки бу вакыйгаларга һәм мөһим даталарга багышланган 180гә якын китап күргәзмәсе әзерләнә.
Даими рәвештә китап укуга һәм иҗатка кызыксыну уятуга юнәлтелгән конкурслар үткәрелә. Ел саен апрель ахырында китап укучылар арасында популяр булган “Библиотөн” акциясе зур уңыш белән үтә. Акциядә Башкортстанның күренекле язучылары, шагыйрьләре һәм артистлары катнаша.
Милли китапханә киңкүләм тарихи кроссворд, географик диктант, этнографик диктант һәм башка Бөтенрусия акцияләрен үткәрү өчен мәйданчык булып та тора.
Шулай ук Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә – муниципаль китапханәләр челтәре өчен методик һәм мәгълүмати үзәк, аларның саны республикада 1579.
Без илнең төп китапханәләренең: Русия дәүләт китапханәсенең (Ленинка) һәм Русия милли китапханәсенең (Санкт-Петербург) эш тәҗрибәсен дә үзләштерәбез. Моннан тыш, башка төбәкләрдәге коллегаларыбызның эш тәҗрибәсен өйрәнергә һәрвакыт шатбыз. Моның өчен тере форматта да, онлайн форматта да сәфәрләр һәм очрашулар оештырыла.
Милли китапханә даими рәвештә яңа эш алымнары эзли, китап укучыларны җәлеп итү өчен, санлы җәмгыять оештыру юнәлешендә хәрәкәт итеп, үз йөзен һәм эчтәлеген үзгәртә. Киләчәктә дә республика җитәкчелеге китапханәләр проблемаларына зур игътибар бирер, китапханәгә заман белән бергә атларга киң мөмкинлекләр тудырылыр дип ышанабыз.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.