Туймазыда “Дуслык биюләре” VIII балалар халык хореографиясе ачык республика фестивале үтте.
Ике көн дәвамында “Родина” мәдәният сарае сәхнәсендә Башкортстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән бию осталары – барлыгы 30 коллектив, 700дән артык катнашучы көч сынашты.
Сәхнәдә башкорт, урыс, татар, мари, украин, мордва, чечен, калмык, казах, молдаван һәм башка милләтләр биюләре башкарылды.
Гала-концертта җиңүчеләр бүләкләнде.
Фестивальдә катнашучыларны Туймазы район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Подоприхин һәм Республика халык иҗаты үзәге директоры Артур Әлибәков сәламләде.
Концертның башында тамашачылар җир, су, һава һәм уттан бию тууы турында театрлаштырылган тамаша карады. Сәхнәдә фестивальнең иң яхшы хореография коллективлары башкаруында бер-бер артлы халык биюләре алмашынды.
Гран-при Стәрлетамактан Русиянең атказанган халык иҗаты коллективы “Солнышко” халык биюләре театр-студиясенә (җитәкчеләре Гүзәл һәм Роберт Ишмаковлар) тапшырылды.
Беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар: кече яшьтәгеләр категориясендә – Туймазы шәһәреннән “Арлекино” балалар студиясе (җитәкчесе Гөлназ Абсатарова); урта яшьтәге балалар категориясендә – Гафури районының Красноусол авылыннан үрнәкле хореография ансамбле (җитәкчесе Илшат Хәбибуллин); өлкән яшьтәге балалар категориясендә – Туймазыдан “Сәфәр” үрнәкле хореография ансамбле (җитәкчеләре Әлфия һәм Дамир Ибраһимовлар).
“Дуслык биюләре” – пандемиядән соң быелгы беренче зур чараларның берсе. Балалар катнашлыгындагы зур чараларны без ачып җибәрүебез дә шатлыклы хәл”, – диде Республика халык иҗаты үзәге директоры Артур Әлибәков.
Туймазы районы хакимияте мәдәният бүлегенең методик хезмәтенең "ВКонтакте"дагы төркеменнән.