Башкортстаннан килгән коллектив "Театраль Идел буе" фестивалендә җиңүчеләр өчлегенә керде.
Иҗади проект Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы белән узды.
27 мартта, Бөтендөнья театр көнендә, Ижауда балалар һәм яшьләр театр коллективларының «Театраль Идел буе» округ фестивале лауреатлары билгеле булды.
Онлайн-трансляция барышында һәр төбәк вәкилләре сезонның иң яхшы театраль тамашасы буенча үз карарларын игълан итте. Баллар суммасы буенча «Иң яхшы яшьләр спектакле» һәм «Иң яхшы балалар спектакле» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнә.
Башкортстанның «Браво» театр-студиясе 68 балл җыйды һәм яшьләр коллективлары арасында округ проектында өченче урын яулады. Җиңүчеләр 100 мең сумлык сертификат алачак.
Коллективка җиңүне «Алинур» спектакле китерде. Режиссер - Олег Данилин.
Беренче урында — Чувашстанның Чабаксар шәһәреннән «Абрикос бакчасы» театр коллективы, икенчедә - Марий Эл Республикасының Медведево шәһәреннән «Битлек» халык яшь тамашачылар театры.
Моннан тыш, Башкортстан афишалар конкурсында җиңүчеләр арасына керде. Уфадан Яна Яблокованың эше өченче урынны алды.
Балалар коллективлары арасында безнең республикадан «Арлекин» үрнәкле театр-студиясе чыгыш ясады.
Конкурсның округ этабында Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан яшьләр һәм балалар театр коллективлары көче белән куелган 28 спектакль тәкъдим ителгән.
Фото: bashinform.ru