Туймазы шәһәрендә шаулап-гөрләп узган “Дуслык биюләре” VIII балалар халык хореографиясе ачык республика фестиваленнән кырмыскалылылар да лауреат исеме белән кайтты.
Район Мәдәният сараеның Гөлназ Хәкимова һәм Эмиль Сөярголов җитәкчелегендәге үрнәкле “Йолдыз” халык биюләре ансамбле фестивальдә икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бу бәйгедә алар жюри әгъзалары хөкеменә "Авылым уеннары" башкорт фольклор биюе һәм "Чичирдык" калмык халык биюе тәкъдим иттеләр. Аларның һәркайсы лаеклы бәяләнде, моны диплом һәм конкурс программасы нәтиҗәләре буенча алынган сертификат та дәлилләп тора.
“Йолдыз” ансамбленә иҗатны яратучы 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар йөри. Бер генә бәйрәм дә, фестиваль-конкурс та алар катнашлыгынан башка узмый. Кырмыскалы тамашачылары да бу коллектив башкаруындагы төрле халыклар, фольклор биюләрен көтеп ала һәм алкышларга күмә. Әледән-әле төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, мактаулы исемнәргә, диплом, бүләкләргә дә лаек була “Йолдыз”лар.
Әлбәттә, ансамбленең уңышлары – ул бердәм көч нәтиҗәсе. Балаларның бирегә зур теләк белән йөрүләредә ансамбль җитәкчеләренең абруе да зур роль уйный. Шулай, бу коллективка Гөлназ Хәкимова – 15, ә Эмиль Сөярголов 5 ел җитәкчелек итә. Әлеге вакытта оста һәм тәҗрибәле хореографлар кулы астында дүрт яшь төркемендә йөзләп бала шөгыльләнә.
Эмиль Шамил улы билгеләвенчә, “Дуслык биюләре”ндә исә 12-14 яшьлек кызлар һәм малайлар катнашып, бай тәэссоратлар алып кайткан. Бу җиңү аларга тагын да тырышып шөгыльләнергә, яңа үрләргә омтылу өчен көчле этәргеч тә биргән. Менә әлеге вакытта алар тагын бер дәрәҗәле бәйгегә әзерләнү белән мәшгуль. Анда да уңышлы чыгыш ясауларында бер шигебез дә юк. Чөнки көндәлек дәресләр, күнекмәләр, даими рәвештә төрле сәхнәләрдә чыгыш ясау, бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәсез үтми – кызлар һәм малайларның осталыклары шомара гына бара.
Алга таба да тамашачыларны, халыкны иҗатыгыз белән сөендереп торыгыз “Йолдыз”чыклар!
Фото: район Мәдәният сарае.