+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Картаеп киткәнсең..."

Илсөя Бәдретдиновага шундый сүзләр әйткәннәр. Кем бит әле?

Илсөя Бәдретдиновага шундый сүзләр әйткәннәр. Кем бит әле?


«Музыкаль Сабантуй» концертыннан соң бер өчпочмак тотып, Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдинова сөйләшеп утырганын видеога төшергәннәр.


Видеода Фирдүс: «Илсөя, яратам мин сине, хөрмәт итәм. Карап торам да, син дә картаеп киткәнсең», — ди. Илсөя дә җавапсыз калмый: «Син үзеңне матур кеше дип уйлыйсыңмы соң ул? Ике бөртек чәчең бар, анысы да агарып беткән», — ди.


Аннары җырчылар гастроль тормышы авыр булуы, юллар ардыруы турында сөйләшеп ала. Бу хакта "Интертат" язган.


«Фирдүс, хатын-кызларга андый сүз әйтмиләр инде»;


;«Заводта эшләгез, анда җайлы»;


«Авылда терлек асрагыз. Ике айда кәкрәясез. Шаяртам»;


«Зарланып утырмагыз, колхозда эшләгез. Анда куып та җибәрмиләр» кебек комментарийлар калдырганнар.


Җырчыларның виртуаль дуслары аларны татар эстрадасының иң-иң булдыклылары дигән, дусларча сөйләшеп утыруларына да соклану белдергән.


«Бик пар килгәнсез, бергә булырга кирәк сезгә», — дип тә язган татар артистларының гаилә хәле турында белеп бетермәүчеләрнең берсе.


Фото: artistlar.ru


Читайте нас