+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Чишмә” - “Чуваш энҗеләре” лауреаты

Чуваш халкының музыкаль-җыр һәм йола традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан Чабаксар шәһәрендә оештырылган “Чуваш энҗеләре” («Чăваш ахах-мерченĕ») төбәкара фольклор фестивалендә Кырмыскалы районының “Чишмә” чуваш фольклор ансамбле дә уңышлы чыгыш ясады.

Чуваш халкының музыкаль-җыр һәм йола традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан Чабаксар шәһәрендә оештырылган “Чуваш энҗеләре” («Чăваш ахах-мерченĕ») төбәкара фольклор фестивалендә Кырмыскалы районының “Чишмә” чуваш фольклор ансамбле дә уңышлы чыгыш ясады.

Быел бу чара Бөтендөнья фольклориадасы чикләрендә оештырылды һәм Чувашиянең Республика халык иҗаты үзәгенең 85 еллыгына багышланды. Фестиваль-конкурс ике этапта үткәрелде. Беренче сайлап алу турында Русиянең төрле төбәкләреннән 60ка якын фольклор коллектив катнашса, икенче турга Чувашиядән – 19 һәм Русия төбәкләреннән 3 коллектив үткән. Шулар арасында Кырмыскалы районының Николаевка модельле мәдәният йортының “Чишмә” фольклор коллективы да бар.
Безнең ансамбль жюри әгъзалары һәм тамашачылар игътибарына "Чуваш туе" музыкаль композициясен тәкъдим итеп, беренче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Кырмыскалылыларның чыгышлары гына түгел, милли костюмнары да югары бәһаланды.
Бу ансамбльнең тарихы 1964 елларга ук барып тоташа. Кызганычка каршы, авылда клуб булмаган чорда аның эшчәнлеге дә туктала. Ниһаять, 2005 елда Николаевка авылында мәдәният йорты ачыла. Шул чордан башлап ансамбль дә тергезелә, аңа Алина Леонидовна Степановна җитәкчелек итеп килә. Бу елларда “Чишмә” фольклор ансамбле район һәм республика күләмендә оештырылган конкурс-фестивальләрдә генә чыгыш ясап калмады, Мәскәү, Самара, Ульяновск, Татарстан һәм Чувашия республикаларындагы дәрәҗәле чаралардан да лауреат исемнәренә ия булды.
Коллективны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да яңа иҗади уңышлар телибез.

Фото: Алина Степанова.
Читайте нас