3-10 апрельдә «Мирас» җыр һәм бию ансамбле Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Шардже шәһәрендә узачак фестивальдә катнашачак.
Бу көннәрдә анда XVIII «Мирас көннәре» фестивале узачак. Аның оештыручысы - Шарджи шәһәренең Югары Советы әгъзасы, III бин Мөхәммәт әл-Касими җитәкчелегендә мирас институты.
Фестивальдә уннан артык ил катнаша: Русия, Казахстан, Беларусь Республикасы, Черногория, Һиндстан, Испания, Төньяк Македония, Болгария, Ливан, Гыйрак, Сүрия, Таҗикстан, Йәмән Республикасы.
«Мирас» ансамбле Русия һәм Башкортстан Республикасын тәкъдим итәчәк һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә башкорт, урыс биюләрен һәм музыка композицияләрен алып бара. Шулай ук халыкара чарада ансамбль солистлары Юлай Касыймов һәм Зәлия Ганиатуллина чыгыш ясаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, CIOFF фестивальләренең төп шарты – барлык номерларны тере музыка астында башкару, шуңа күрә ансамбльдән бию төркеме һәм оркестр бара.
«Узган ел без бу фестивальгә чакырылган идек, әзерләнсәк тә, пандемия белән бәйле сәбәпләр аркасында сәфәр кире кагылды. Килешү калды, быел да фестивальне оештыручылар безне катнашырга чакырды. Аларның вәкилләре бөтен чыгымнарны үз өстенә ала. Шулай ук, дөньядагы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле барлык кирәкле хәвефсезлек чараларын үтәүне гарантияли», — дип хәбәр иткән «Башинформ»га «Мирас» ансамбле директоры Байрас Ишбирдин.
Фото: bashinform.ru