"Тулпар" журналының проза бүлеге җитәкчесе Дилбәр Булатова Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиягә лаек булды.
"Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче "Мәйдан" журналы Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия булдырган. 30 мартта Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда премиянең яңа лауреатларын котладылар. "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, бүләкләрнең берсе – Татарстанда яшәүче авторга, берсе Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысына тапшырыла. Аларның әсәрләре "Мәйдан" журналында басылу шарт. Быел бу бүләккә Чаллы шагыйре Данис Хәйруллин һәм Уфадан "Тулпар" журналы хезмәткәре Дилбәр Булатова лаек булды. (Былтыр бу премия язучы, "Тулпар" журналының даими авторы Закир Әкбәровка бирелгән иде.)
Шулай ук бу премия "Мәйдан" журналы эшчәнлегенә зур өлеш керткән, бүгенге көндә Чаллы театрында эшләүче язучы Айгөл Әхмәтгалиевага тапшырылды. Журналга күп еллар дәвамында ярдәм итүче эшмәкәр Рамил Ахунов диплом һәм Илдар Юзеев медале белән бүләкләнде.
Шушы ук кичәдә драматург Булат Сәлах – Туфан Миңнуллин исемендәге, әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов Җамал Вәлиди исемендәге премияләрне кабул итеп алды.
Тантанада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татмедиа" акционероар җәмгыятенең генеральный дирекоры Шамил Садыйков, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучы Марсель Галиев, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Илдар Юзеевның улы Салават Юзеев һәм башкалар катнашты," - дип яза "Тулпар" журналы.
Хезмәттәшебезне җиңүе белән котлыйбыз! Аңа гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!
Фото: vk.com