"Ә менә Ләйләнең кызы минеке түгел".
Фидан Гафаров "Интертат" хәбәчесе белән әңгәмәләшкән.
"- Артист турында гайбәт сөйлиләр, әйеме?
- Сөйлиләр. Ләйлә Дәүләтова әйтмешли, сөйләсеннәр, әйдә, сөйләсеннәр. Шуны яз әле: Ләйләнең кызы минеке түгел. Ләйлә белән гастарольләрдә йөргәндә мин бервакытта да аңа мондый тәкъдим белән мөрәҗәгать итмәдем. Күзгә-күз карашып җырлагач, халык боларның арасында берәр нәрсә бардыр инде дип уйлады. Уйласыннар, әйдә. Менә мин сиңа дөресен әйтәм, апаем, ул минем кыз түгел. Ләйлә кияүгә чыкканмы, чыкмаганмы — монысын да белмим. Ул бит үзе дә сер итеп тота. Ләйлә белән безнең арабызда - бары тик иҗат, гадел мөнәсәбәтләр. Мин аның әнисен, абыйларын беләм. Аларда кунакта булганым бар.
-Яшь чакта туташлар, ханымнар күп булгандыр шулай да, ә?
-Аларның балага узганнары юк идеме?
-Бар, карыйм бит. Әйтмәүчеләр дә бардыр. Әмма алтынчы сыйныфта укучы кызым бар. Аның турында хатыным да, улым да белә..." - дигән халык артисты.