"Хәзер бөтен проблемаларны хәл итеп кайта", - дип яза дуслары.
Салават Фәтхетдинов яңа тамаша белән Башкортстанга җыенган.
«Ниһаять, ике ел көттергәннән соң, аларга ашкынып-талпынып Салават үзе килә», — дип тәкъдим иткәннәр артистның концертын инстаграмда. Күбесе шаярту характерында язылган.
«Салават абый барып, проблеманы хәл итеп кайта», — дип язган берсе.
«Беләсезме, Салават Зәкиевич - татар һәм башкорт мәдәниятенең мэтры. Ике халыкның мәдәнияте чәчәк атсын өчен бик күп көч һәм хезмәт куйган кеше. Тамашачы яраткан артистын ничек бар — шулай кабул итә ул. Ә менә артистларга тамашачыдан үрнәк алырга өйрәнергә иде.
Безнең җырчылар бөтен пычракны халыкка үзләре чыгара. Бу эш белән узган елдан бирле актив рәвештә шөгыльләнәләр. Хәзер "Тикток“та Салават белән бер видео йөри. Аны бит тамашачы түгел, бер-берсенә кунакка килгәч, астан гына фото-видеога төшереп, интернет киңлекләренә шул ук артистлар чыгара», — дип социаль челтәрләрдә яшәүче җырчыларга шелтә белдерүче дә бар.