Ул 2021 елда төзекләндереләчәк.
Китапханә «Мәдәният» гомумдәүләт проекты буенча модернизация программасына кергән биш авыл китапханәсенең берсе булачак.
Китапханә капиталь ремонт һәм яңа җиһазлар сатып алу хисабына үзгәрәчәк. Бу максатларга федераль һәм төбәк бюджетларыннан 20 миллион сум бүлеп бирелгән. Китапханә «Мәдәният» гомумдәләт проектының «Мәдәни мохит» төбәк проектының грантлар конкурсында җиңде.
"Офис техникасы, фото һәм видеоаппаратура, уен һәм интерактив җайланмалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен товарлар һәм җайланмалар, китапханә процессларын автоматлаштыру өчен, сенсор һәм балалар бүлмәләре өчен җиһазлар сатып алу өчен контрактлар төзелде инде", — дип билгели китапханә җитәкчелеге.
«Мәдәният» гомумдәләт проектының төп бурычларыннан берсе — 520 балалар сәнгать мәктәбен модернизацияләү һәм 740 муниципаль китапханәне модель стандарт буенча яңадан җиһазландыру, шулай ук 40 балалар театрын реконструкцияләү.
Фото: ria.ru