+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 апрель 2021, 05:55

"Акбузатта кунакта" кунаклар җыйды

Кичә Куеразы районының Ермолаево авылы «Яшьлек» мәдәният сарае башкорт фольклоры үзәгенә әверелде.

Кичә Куеразы районының Ермолаево авылы «Яшьлек» мәдәният сарае башкорт фольклоры үзәгенә әверелде.

«Акбүзатта кунакта» V Республика балалар һәм үсмерләр иҗаты фольклор фестивале күңелле ноталар, көчле алкышлар белән тәмамланды. Фестивальнең беренче этабы 18 февральдән 20 мартка кадәр онлайн форматта узды.
Башкортстан, Ырынбур өлкәсенең 34 район һәм шәһәреннән 500ләп гариза килгән. Жюри әгъзаларына иң яхшы эшләрне сайлап алу җиңел булмаган. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 57 призлы урын билгеләнгән. Гран-при ияләре, беренче, икенче урын лауреатлары гала-концертка чакырылган.
Фестиваль кысаларында башкорт теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре өчен параллель рәвештә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сибай сәнгать колледҗының этно-сәнгать бүлеге укытучысы, «Акбүзатта кунакта» фестиваленең жюри җитәкчесе Асия Гайнуллина оештырган фольклориада буенча семинар үткәрелде. Семинарда катнашучыларның барысы да квалификация күтәрү турында сертификатлар алды.
Фестивальнең Гран-приына Кырмаскалы районының «Йолдыз» халык бию ансамбле лаек булды.
«Акбүзатта кунакта» V Республика балалар һәм үсмерләр иҗаты фольклор фестивале "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узды.

Фото: bashinform.ru


.


Читайте нас