Екатеринбург шәһәрендә шундый исемдә татар җыры конкурсы узды.
Залда һәм онлайн-трансляциядә мең ярымнан артык тамашачыны җыйган Гала-концерт чын мәгънәсендә татар музыка сәнгате бәйрәменә әверелде.
Конкурс март башында старт алган иде һәм йөзгә якын видео заявка җыйды, аларның 57се икенче тур өчен сайлап алынды һәм Екатеринбург шәһәренә җыелды.
Бу көнне Русиянең унбер төбәгеннән килгән конкурсантлар жюрига бик күп чагу концерт номерлары тәкъдим итте, аларның иң яхшылары Гала-концерт программасына сайлап алынды. Җиңүчеләр арасында якташларыбыз да бар. “Инструменталь башкару” (36 яшьтән өлкәннәр) номинациясендә Мәчетле районының Олы Устьикин авылыннан Адис Габдуллин һәм Мәснәви Гайнетдиновларның инструменталь дуэты II дәрәҗә лауреат, шул ук номинациядә Кыйгы районы Югары Кыйгы авылыннан “Серле моң” халык уен кораллары оркестры III дәрәҗә лауреат һәм “Вокал, вокаль-инструменталь ансамбльләр” номинациясендә Благовещен шәһәренең “Дуслык” татар җыры вокаль ансамбле III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
– “Дуслык” ансамбле эшли башлаганнан бирле бик күп чараларда, бәйрәмнәрдә, фестиваль-конкурсларда катнаша һәм уңышлы чыгыш ясый. Бу коллективта үзешчәннәр атнасына ике тапкыр шөгыльләнә. Анда медицина хезмәткәрләре, укытучылар һәм башка һөнәр ияләре дә бик теләп йөри. Аккомпаниаторыбыз Рим Сәйфуллин – оста гармунчы.
“Урал сандугачы” конкурсына җибәрелгән видеоязмабыз икенче турга үткәнне белгәч, бик шатландык. “Ремторгстрой” җәмгыяте директоры Дамир Латыйпов, шәхси эшкуар Ринат Динуров ярдәме белән Екатеринбург шәһәренә юлландык. Әйтергә кирәк, юлыбыз уңды. Алда планнарыбыз зурдан. Мондый сәләтле, тырыш һәм уңган кешеләр коллективка йөргәндә яулыйсы барлык үрләрне дә яуларбыз дип уйлыйм, – диде “Дуслык” татар җыры вокаль ансамбле җитәкчесе Әминә Мостафина.
Зөһрә Исламова.