Кырмыскалы районының үрнәкле “Йолдыз” халык биюләре ансамбле "Акбузатта кунакта” балалар һәм үсмерләр иҗатының V ачык республика фольклор фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясады - “Гран-при” иясе булды.
Әле узган атнада гына Гөлназ Хәкимова һәм Эмиль Сөярголов җитәкчелегендәге үрнәкле “Йолдыз” халык биюләре ансамбле Туймазы шәһәрендә узган “Дуслык биюләре” VIII балалар халык хореографиясе ачык республика фестиваленнән лауреат исеме белән кайткан иде. Бу көннәрдә кырмыскалылылар Куергазы районында шаулап-гөрләп узган “Акбузатта кунакта” балалар һәм үсмерләр иҗатының V ачык республика фольклор фестивалендә катнашып, “Гран-при” яулады.
Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Куергазы районы хакимияте һәм “Мәрхәмәтлек шаһиты” (“Свидетель Милосердия”) хәйрия фонды тарафыннан оештырылган бу дәрәҗәле чарда быел Башкортстанның шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Ырынбур өлкәсеннән 500гә якын коллектив һәм башкаручылар катнашырга теләк белдергән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 57 призлы урын билгеләнгән. Бу көнне гала-концертка бары тик “Гран-при” ияләре һәм беренче-икенче урыннарны яулаучылар гына чакырылган иде. Менә шундый көчле коллективлар арасында кырмыскалылыларның уңышлы чыгыш ясап, җиңү белән кайтуы - райондашлары өчен дә зур горурлык. Ансамбль “Авылым уеннары” башкорт халык биюен тәкъдим итеп, осталыклары белән жюри әгъзаларын да, күпсанлы тамашачыларны да хәйран калдырды. Әлбәттә, мондый уңышка ирешү өчен балаларга да, хореографларга да һәм, әлбәттә, ата-аналарга да зур көч салырга туры килде.
Коллективның җитәкчесе Эмиль Сөярголов билгеләвенчә, чыгышларының югары бәһалануына алар чиксез шат.
- Без тырыштык, бик күп репетицияләр ясадык. Пандемия чорында мондый мөмкинлек булмады, бәйгеләрдә катнашуга сусаганбыз. Шуңа балалар бик тырышты, бәйгегә зур теләк белән әзерләнде. Һәм менә шундый нәтиҗә! Бу уңайдан ата-аналарга да дөньяда иң яхшы балалар өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә бергә эшләрбез, дип ышанабыз. Фестивальне оештыручыларга зур рәхмәт. Чара башыннан ахырына кадәр югары дәрәҗәдә үтте, - дип уртаклашты Эмиль Шамил улы.
Ә чараның программасы, чынлап та, бай эчтәлекле булган. Бу ансамбльдә балалар бакчасыннан ук, хәзер инде 8 ел дәвамында зур теләк белән шөгыльләнүче Рината Мөхәммәтҗанова да чарадан онытылмас тәэссоратлар алып кайткан. Алар Куергазы районының тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булганнар, “Яшьлек” кинозалында “Таганок” фильмын караганнар һәм гала-концертта тамашачылар алдында матур итеп чыгыш ясаганнар. Иртән китеп, соң гына кайтып керүләренә карамастан, уңышлы чыгыш ясау һәм җиңү шатлыгыннан арыганлык хисе дә сизелмәгән.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади җиңүләр һәм илһам чыганаклары телибез!
Фото: Эмиль Сөярголов.