Яшь җырчыга ни булган?
Башкаручының социаль челтәрләреннән күренгәнчә, аңа медицина ярдәме узган якшәмбедә, 4 апрельдә кирәк булган.
Кыз социаль челтәрләрдә үзенең дәваханәдә булуына ишарәләгән берничә фотосурәт бастыра, ә аннары авыруын раслый.
- Мине дәваханәгә салдылар, монда күпме вакыт булачагымны белмим. Шундый эшләр. Бу коронавирус түгел! - дип язган җырчы.
Искәртеп узабыз, 2020 ел ахырында Башкортстаннан тагын бер милли башкаручы – Радик Юлъякшин шундый ук хәлдә калган иде. Ул вакытта Башкортстан Башлыгының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесенә «концертка ашыкканнан» соң ярдәм кирәк була.
Фото: twitter.com