Элекке каләмдәшебез Зөфәр Сабирҗановның китабы чыгу уңаеннан.
“Кызыл таң” редакциясендә Зөфәр Сабирҗанов дигән журналист эшләде. Иң җитди, рәсми, хәтта коры саналган партия тормышы бүлеге мөдире иде. Аннары мөхәррир урынбасары итеп үрләтелде. Бер үк вакытта сәясәт, агитация-пропаганда, дәүләт корылышы, сәнәгать темаларын яктыртучы журналистлар эше өчен җаваплы (куратор) да булды. “Кызыл таң”дагы хезмәт юлымны мин Зөфәр абый җитәкләгән бүлек хәбәрчесе буларак башлаган идем. Аның эш алымы да, мәкаләләре дә, холык-фигыле дә башкарган вазыйфасына тәңгәл килүе турында, күп еллар үткәннән соң, язганым бар иде инде.
Зөфәр Сабирҗан улы Сабирҗанов 1935 елның 1 октябрендә Балтач районы үзәгендә туган. (Шушы һәм төньяк-көнбатыштагы башка кайбер районнарда татарларда элегрәк әтисенең исемен баланың фамилиясе итеп язу гадәте булган). Әнисе Тәлига Вәлиулла кызы революциягә кадәр авылда мөгаллимә була, аннан соң авыл хуҗа-лыгын күмәкләштерүдә башлап йөри. Әтисе Сабирҗан Йосыф улы Йосыпов өч сугышта катнаша. Беренче бөтен-дөнья сугышындагы батырлыклары өчен Георгий тәресе ордены белән бүләкләнә. Гражданнар сугышында Колчак гаскәрләренә каршы көрәшә. Бөек Ватан сугышында Мәскәү яныннан Берлингача озын фронт юлларын үтә. Зөфәрнең 1924 елгы Мөбәрәкҗан абыйсы 1945 елның мартында Кенигсбергны алганда һәлак була.
Зөфәр Сабирҗанов урта мәктәптә чыгарылыш имтиханнарын тапшырып йөргәндә үк район гәзитенә эшкә чакырыла. Тик анда озак эшләргә туры килми, үзе теләп хәрби хезмәткә китә. Моның да үз сәбәбе бар. Институтка керергә әзерләнеп йөргәндә әтисе аңа: “Уфада чабата киеп йөрмиләр, колхозда эшлә”, – ди. Шул арада егет хәрби училищега китәргә мөмкин булуын ишетә. Анда ашау да, киенү дә бушлай икән. Себер тарафларындагы авиация училищесында 1953-55 елларда укый, аны лейтенант дәрәҗәсендә тәмамлап, Хәрби-һава көчләре сафларында өч ел эчендә илнең көнчыгышыннан көнбатыш чикләренә, Балтыйк ярларыннан Кара диңгезгә кадәр озын юл үтә. Бу исә тормышны яхшырак белергә, аның зилзиләләрен бик иртә татырга булышлык итә. Мәктәп елларыннан ук башланган иҗат эшен дә ташламый, хәрби округ гәзитләрендә бер-бер артлы мәкалә, очерклары дөнья күрә.
Шулай дәвам да итәр иде, мөгаен. Ләкин илленче еллар ахырында СССР җитәкчесе Никита Хрущев армияне йөзләрчә мең кешегә кыскарта. Балтач егете туган районы гәзите редакция-сенә эшкә кайта. Бер-ике елдан Бөре, Яңавыл, Гафури район гәзитләрен оештырып җибәрүдә катнаша һәм соңгысының мөхәррире була. Читтән торып укып, 1966 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Тагын да җиде елдан, 38 яшендә “Кызыл таң”га эшкә килә. Хезмәт алдынгыларын данлаган, кискен проблемалар күтәргән, эреле-ваклы түрәләрнең кырын эшләрен фашлаган журналист буларак билгелелек ала.
1982-98 елларда мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкарды. Шушы 16 ел эчендә “Кызыл таң”га дүрт мөхәррир – Ремель Дашкин, Муса Мөлеков, Расих Ханнанов, Марат Муллакаев җитәкчелек итте. Илдәге сәяси-иҗти-магый корылыш үзгәргән катлаулы заманда коллективта ыгы-зыгылар килеп туганда киеренке мөнәсәбәтләрне йомшартуга, гәзитне яңа биеклекләргә күтәрүгә, яшь журналистлар тәрбияләү-гә зур көч салды.
Зөфәр Сабирҗановка республикабыз Президенты “Русия Федерация-сенең атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелү турында таныклык тапшырды. Янә 5-6 елдан мондый исем тагын бер каләмдәшебезгә бирелде. Ул вакыйгага 20 ел тулып килә. (Монысы сүз уңаенда гына, әлбәттә, бүгенге язмама һич катнашы юк).
Зөфәр абыйның гәзиттә урын аласы һәр язмага, андагы һәр фактка шик-ләнеп каравын, үзебезчә әйткәндә, “бәйләнүен” сокланып, хәтта сагынып, яшь буынга үрнәк булсын дип искә төшерәбез. Матбугат җәмгыятьтә хәлиткеч урын тоткан, “дүртенче власть” дип йөртелгән, бер тәнкыйть мәка-ләсе район яисә шәһәр җитәкчесен вазыйфасыннан бушаттырган заманнарда башкача эшләү мөмкин дә түгел иде шул. “Кызыл таң”дагы беренче көнемнән үк аның миңа биргән сабагы да эшкә әнә шундый мөнәсәбәт иде. “Әзерләп биргән яки үзең язган мәкаләләреңә карата “түбән сыйфатлы” дигән авыр сүз ишетүгә караганда, “материалларны аз бирә, үзе дә сирәк яза”, дип тәнкыйтьләнүең яхшырак. Җиңел-җилпе әйберләргә вакытыңны сарыф итмә”, – ди торган иде. Оста-зымның сабаклары да үтемле булды, безнең карашлар да тәңгәл килде.
Зөфәр абый, әйткәнемчә, мөхәррир урынбасары вазыйфасында ахыргача калды. Бүлек мөдире итеп аның урынына мине куйганнар иде. Әмма мин анда озак тормыйча, әдәбият бүлегенә күчтем.
Миңа йөкләтелгән темалар буенча әзерләп биргән материалларымны укыганда соравы туса, яисә бушрак вакытта безнең бүлеккә кереп утыра, шул чакта теге яки бу язучы, шагыйрь иҗаты, аларның аерым әсәрләре турында фикерләрен ишетеп, аптырап та куя идем. Ул гомер буе шул иҗат-чылар арасында кайнаган, хәтта үзе дә әсәрләр язган кебек тәэсир калдыра иде.
Ә чынында Зөфәр абый әдәбият әһелләре белән ныклап аралашмаса да, иҗатларын яхшы белгән, аеруча шигърияткә гашыйк булган. 63 яшендә пенсиягә киткәч кенә без, хезмәттәш-ләре, аның балачактан алып гомер буе шигырьләр язганлыгын белдек. Шуннан соң “Кызыл таң”да, башка басмаларда шигъри шәлкемнәре, поэмалары дөнья күргәләп торды.
Янә Зөфәр Сабирҗановның биог-рафиясенә күз ташлыйк. Аның шәхси тормышы шактый гына еллар катлаулы булып калган: ике тапкыр гаиләсе таркалган. Илле яшькә якынлашканда бәхетен өченче тапкыр сынап карады. Салават районының Аркавыл авылында туып-үскән, Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшләгән журналист, галимә, туган якны өйрәнү-че, тәрҗемәче Сәнә Гафур кызы белән кавышып, 2014 елның 24 гыйнварында Зөфәр абый бакыйлыкка күчкәнгә кадәр тату гомер кичерделәр. Уллары Роберт Уфа авиация техник университетын тәмамлап, үз һөнәре буенча эшли. Актив җәмәгатьче, кешелекле һәм ярдәмчел Сәнә апа озак вакыт авырган Зөфәр абыйга ныклы терәк булды, язмаларын туплап, компьютерда җыйды, редакцияләргә җибәрде.
Һәм менә әле Сәнә Гафур кызы тырышлыгы белән үзнәшер ысулында Зөфәр Сабирҗановның поэмалар, шигырьләр, җырлар, хикәяләр җыенты-гы басылып чыкты. “Изгелек бар” дип атала ул. “Үзенә күрергә насыйп булмаса да, балаларына, оныкларына, туганнарына, якташларына кадерле истәлек булыр, шигырь сөючеләрнең дә күңелләренә хуш килер дип ышанам”, – дип язган кереш сүздә Сәнә Гафур кызы.
Зөфәр абыйның шигырьләре нечкә хисле, тирән эчтәлекле, матур яңгы-рашлы һәм моңлы. Фәлсәфи фикерләү һәм көтелмәгән образлылык, иҗади камиллек һәм югары зәвык – болар барысы да әсәрләрен укымлы итә, күңелдә җылы тойгылар уята, бу фани дөньяда яшәүнең кадерен белергә чакыра. Укучыга җиткерәсе фикерен үзенә хас тыйнаклык белән, кыска һәм җыйнак әйтә ул. Шигырьләрендәге чылтыр чишмә кебек табигый агыш, эчке аһәңлелек һәм якты хисләр балкышы аларның эстетик кыйммәтен арттыра, күркәмлек өсти.
Хәтта мең тапкыр әйтелгән фикерне дә әсәрләрендә яңача, үзенчәлекле итеп бирү, үзенчә сурәтләргә омтылу хас бу авторга. Туган як турында күпме шигырь язылган, күпме җыр иҗат ителгән. Аларның күбесе бер-берсен кабатлаудан уза алмый. Ә менә Зөфәр абыйның “Туган ягыма” шигыре үзенең язылу алымы, образларының бирелеше, сурәтләү чараларының күркәмлеге җәһәтеннән башкаларны кабатламый дияр идем. Автор туган як ямен яхшырак күрер өчен Урал-тауга күтә-релә, тәү тапкыр тәпи баскан җирен шуннан күзәтә. Ә югарыдан барысы да – елга-күлләр дә, урманнар да бик кечкенә булып күренә. Әнә шул кечкенәлек күңелдә нечкә хисләр уята, туган мохитне кадерле күрергә чакыра, җир-дә һәммәсе дә кабатланмаслык һәм мөкатдәс булуын искәртә.
Үзәннәргә карыйм: ни могҗиза –
Барысы да анда кечкенә.
Тик мәхәббәт, туган якны сөю
Кечерәю белмәс һич кенә.
Әйе, сөю-мәхәббәт, нинди генә биеклектән карама һәм күпме генә аны кичермә, һәрчак олы, горур булып калыр, үзгәрү белмәс. Чөнки ул җир кендеге, дөнья терәге.
Чү, йөрәгем, син ярыла күрмә
Сагынудан туган ягымны.
Шигырь шулай тәмамлана. Автор раславынча, сагынудан да йөрәк ярылуы ихтимал икән. Монысы да аның үз табышы, фикерне образлы итеп җиткерә белү үрнәге.
Зөфәр Сабирҗановның шигырьләрен укыйсың да, ул язган чорда илдә барган тарихи үзгәрешләрнең ти-рәнлеген һәм шул ук вакытта фаҗи-гале якларын, гади халык тормышы-ның никадәр хәсрәтле, моң-зарлы бул-ганлыгын ачыграк тоясың. Аның иҗа-тында Чечня сугышы аерым урын алып торды. Гомумән, әсәрләре заман рухын, төрле катлам кешеләренең рухи халәтен чагылдырды. Халыкның моң-зары – аның йөрәк әрнүләре, илдә барган фаҗигале вакыйгалар – аның күңел тетрәнүләре.
Нинди генә темага язмасын, ул, барыннан да элек, нечкә хисле лирик булып калды. Туган як табигатенең күркәмлеген данлыймы яки мәхәббәтнең илаһи көчен, кодрәтле рухын чагылдырамы, һәр җәһәттән аның өчен күңелгә ләззәт өстәү, күркәм тойгылар уяту һәм шигъри моң дәрьясына колач салу хас. Шуңа күрә аның хәтсез шигырьләре ягымлы һәм моңлы җыр кебек, халыкчан да, күңелгә ятышлы да алар.
Әсәрләренең тематикасы киң булды – алдарак тукталып үтелгәннәрдән тыш, балалар өчен язылганнары да, дини теманы эченә алганнары да. Соңгыларында без ерак тарихыбызны күрәбез, борынгы ата-бабаларыбыз-ның рухи дөньясы белән танышабыз, изге гамәлләр кылу һәм иманлы булу кебек күркәм сыйфатларның асылын ачыграк тоябыз. Дини шигырьләрендә автор гомум сүзләр белән эш итмәгән, ә анык фактларга нигезләнгән. Бу исә аларның инандыру көчен арттыра, фәлсәфи мәгънәсен көчәйтә. Моңа мисал итеп Уфаның Җәмигъ мәче-тендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең чәче саклануы турындагы “Пәйгамбәр чәче” дигән шигырен алырга мөмкин.
Менә шулай, заманында әдәби иҗат белән шөгыльләнгән мәрхүм каләмдәшләребезнең әсәрләре китап булып чыккалап тора. Моның өчен без аларның тормыш иптәшләренә, балаларына, оныкларына рәхмәтле. “Изгелек бар” диясе килә мондый күренешкә.
Фәрит Фаткуллин.