Башкортстан Хөкүмәтендә VI Бөтендөнья фольклориадасын үткәрүгә әзерлек барышы турында фикер алыштылар.
Кичә Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында быел 3-10 июльдә Башкортстанда үтәчәк VI Бөтендөнья фольклориадасын үткәрүгә әзерләнү барышы тикшерелде.
– Без үз тарихында беренче тапкыр Русиядә узачак зур халыкара форум башлануга 100 көн калуны исәпли башладык. Шуңа күрә без шундый аз гына вакыт эчендә системалы рәвештә әзерләнергә һәм Бөтендөнья фольклориадасын иң югары дәрәҗәдә уздырырга тиеш, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов билгеләп үткәнчә, эшләр чараның Челтәр графигы буенча бара һәм хәзер коронавирус йогышын профилактикалауга басым ясала.
Кайбер илләр үз дәүләтләрендәге катлаулы эпидемиологик һәм икътисади вәзгыятькә бәйле рәвештә катнашу мөмкин түгеллеген белдерде. Бүгенге көндә чакырылганнар исемлегендә 56 ил кала.
Бу атнада Фольклориада вакытында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү буенча эшче төркемнең республика буенча инспекция сәфәрләре башлана. Шулай ук журналистларны Фольклориада сайтында аккредитацияли башлау планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru