Әнвәр Нургалиев бер ел элек вафат булган әнисен искә алган.
"Әнием… Әнисез беренче язым. Бер ел синсез, әни… Күп нәрсәләр язармын дигән идем, чөнки бик күп әйтелмәгән сүзләр калды. Тик кайсыннан башларга да белмим.
Гафу ит мине, әни, ялгышларым, хаталарым өчен, сирәгрәк кайтканым өчен, көттергәнем өчен, кайвакыт шалтыратырга онытканым өчен…
Әнием, бәгърем, биш минутка гына булса да сине кайтарып булса, барлык дөньямны бирер идем. Күзеңә карап, барлык сүзләремне әйтер идем, кочагыңа кереп, серләремне сөйләр идем…
Әни, мин яратам сине, теге юлы больницада әйтеп өлгермәдем сиңа. Нык итеп яратам. Ашларыңны сагынам, елмаюыңны... Минем барысы да яхшы, әни. Син җитмисең... Барыбызга да син җитмисең... Урыннарың оҗмахта булсын...» — дип язган ул.
Фото: sahne.ru